Барысы 8 команда катнашты. Теләче командасы 5 урында.
Барлыгы 18 команда катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1 урында-Мамадыш районы
2 урында-Теләче районы
3 урында-Арча районы
Шәхси беренчелектә:
Галимзянов Рәмис(Теләче)-1 урында
Хәбиров Булат (Алан)-1 урында
30 апрель көнне район мәдәният йортында Теләче районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан уздырылган “Туган җирем – Телэче” дип исемләнгән фестиваль –конкурсның Гала концерты үткәрелде. Әлеге концертта 319 катнашучы чыгыш ясады. Катнашучылар "Хореография", ""Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" , "Конферанс", “Декоратив гамали сэнгать”, “Фото сэнгать”, “Уен кораллары ансамбле”, “Нэфис сүз” номинацияләрендә үзара көч сынашты.
30 апрель көнне Саба районы Тимершик авылында 2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге узды. Барысы 3 районнан 4 команда катнашты: Кукмара районы “Зилант-1”, ”Зилант-2”, Саба районы “Тимершик”, Теләче районы “Теләче” командасы.
Гомуми нәтиҗәләр буенча:
1 урында – Зилант-1
2 урында – Тимершик
3 урында – Зилант-2
“Теләче” командасы 4 урында калды.
Баландыш авылы китапханәсе белән мәктәп китапханәсе һәрвакыт бер-берсен тулыландырып һәм ярдәмләшеп эшли.
29 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Мәктәптә пожар куркынычсызлыгы” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Укучыларга янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында видео күрсәтелде. Соңыннан, дәресләргә таралышкач, “кинәттән генә” мәктәпкүләм эвакуация хәбәре яңгырады. Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр җәһәт кенә эвакуацион очрашу урынына җыелдылар. Югары Кибәхуҗа мәктәбенең әзерлеге “яхшы” бәяләнде.
Олы Мишә урта мәктәбе” Патриот” агитбригадасы “Я помнить призываю” фестиваленең Республика турында катнашты.Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бу чара Казан шәһәре “Зарница” фәнни-күңел ачу үзәгендә үтте. Фестивальдә республикабызның төрле районнарыннан килгән 22 агитбригада арасында безнең мәктәп агитбригадасы ,патриотик рухта барган бу фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, лауреат дипломы белән бүләкләнде.Өлкән сыйныф укучылары “Зарница” үзәгендә күңелле ял да итеп кайттылар.
29 апрель көнне, Бөтендөнья иммунизацияләү атналыгы уңаеннан, Олы Мишә урта мәктәбендә сыйныф сәгатьләре узды. Аларның төп максаты – укучыларга массакүләм эпидемиягә китерүче чирләр турында аңлату һәм алардан саклану. Әлеге дәресләрдә корь, гепатит төрләре, краснуха һәм башка йогышлы чирләр нидән гыйбарәт икәнлеге сөйләнде, вакцинация ни өчен кирәк икәнлеге дә аңлатылды. Шулай ук бүгенге көндә актуаль булган хайваннарның котыру чире, тычкан чире, табигатькә чыкканда урман бете кадалу һәм аның нәтиҗәләре турында да сүз барды. Укучылар шәхси гигиена һәм вакытында вакцинация үткәрү иң беренчел саклану таләпләре икәнлегенә төшенде.
28 нче апрельдә Теләче урта мәктәбенең 9 в сыйныф укучылары «Әни, минем белән сөйләш» дигән бик матур кичә үткәрделәр.Укучылар әниләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан әниләренә роза чәчәкләре бүләк иттеләр. Кичәдә укучыларның һәм әниләрнең бергә күңелле сөйләшүен сыйныф җитәкчесе И.Х.Алексеева оештырды.
29 нчы апрель көнне Казанның 20 нче гимназиясендә “Алиш эзләреннән” исемендәге II төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Бу конференциядә Теләче урта мәктәбе укучылары да катнашты һәм зур уңышлар белән кайттылар. 8 нче сыйныф укучылары Ситдыйкова Гөләндәм ( җитәкчесе – Кәримова Г.Ф.) – 3 нче дәрәҗә диплом, Сәлмәнов Нияз ( җитәкчесе – Сәлмәнова Г.Р.) – 3 нче дәрәҗә диплом, 5 нче сыйныф укучысы Зәйнетдинова Динә ( җитәкчесе – Әсәдуллина З. Н.) – лауреат исеменә лаек булды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз! Афәрин!!!