Киңәшмәдә барлык мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты, анда беренче квартал нәтиҗәләре, “Туган җирем - Теләче” конкурсына нәтиҗәләренә анализ ясалды.
Киңәшмәдә мәдәният бүлеге җитәкчесе - Даут Иксанов, китапханә бүлеге мөдире – Резеда Давлиева, район мәдәният йорты методисты- Зөлфия Ибрагимова.
2016 елның 29 апрель көнне, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үзләрендә исәптә торган балаларны, Яңа Кырлай авылында урнашкан, Габдулла Тукай исемендәге музейга экскурсияга алып бардылар.
Это будет крупнейшее статистическое обследование, которое охватит сельхозорганизации и предприятия, крестьянско-фермерские хозяйства, индивидуальные и личные подсобные хозяйства граждан.
Всего в ходе переписи планируется переписать более 50 тысяч сельскохозяйственных организаций (по Татарстану – 790, по району – 7), 167 тысяч крестьянско-фермерских хозяйств (по Татарстану – 3447, по району – 49),55 тысяч индивидуальных предпринимателей (по Татарстану -395, по району – 9), 22 миллиона личных подсобных и других индивидуальных хозяйств граждан ( по Татарстану – 405180, по району -5593),80 тысяч садоводческих, огороднических и дачных некоммерческих объединений (по Татарстану – 1381, по району – нет).
4 нче май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә психолог белән очрашу үтте. Бу очрашу 9-11 нче сыйныф укучыларына, дәүләт йомгаклау аттестациясе алдыннан, психологик ярдәм итү максатыннан оештырылды. Педагог-психолог Хазипова С.Н. укучылар белән тренинг аша аралашты,төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәтте. Укучылар психолог белән бик теләп аралаштылар, бу очрашу алар өчен файдалы булды.
Аның төп максаты – халыкка прививкалар ясатуның әһәмиятен аңлату, иммунизация өстенлекләренә игътибар юнәлтү. Шул уңайдан Олы Нырсы мәктәбендә фельдшерлар катнашында сыйныф сәгатьләре үтте.
5 май көненә хуҗалыкларда 3600 тонна симәнә агуланган, 11000 гектарда күпеллык үләннәр, 9000 гектарда уҗымнар, 26800 гектарда зәб һәм пар җирләре тырмаланган; 6200 гектарда күпеллык үләннәр, 8900 гектарда уҗымнар тукландырылган, 8040 гектарда чәчү чәчелгән, шуның эченнән 6740 гектары бөртеклеләр тәшкил итә. Агролак, Алан, Игенче хуҗалыкларында эш оешкан төстә бара.
29 нчы апрель көнне 10 нчы сыйныф укучысы Миннебаев Айзат татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәннәпова Ф.Җ. җитәкчелегендә “Алиш эзләреннән” II төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең “Шигърият бакчасы”нда катнашып 2 урынга лаек булды. Аның шигырьләре “Алиш эзләреннән” дигән шигырь җыентыгында урын алды. Китапның кереш өлешендә шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова тарафыннан Айзатка карата бик җылы сүзләр әйтелгән.
“Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә, “#Җиңүязы” дип исемләнгән акция кысаларына таянып, Олы Нырсы авыл җирлегендә урнашкан мемориалны чистарту, тәртипкә китерү кебек эшләрне башкардылар.
30 апрель көнне район мәдәният йортында Теләче районының кабат торгызылуына 25 тулуга карата үткәрелгән “Туган җирем- Теләче” фестиваленең гала- концерты үтте. Тантаналы чарада Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары да катнашты. Шаипова Р.И. җитәкчелегендәге “Балачак” бию төркеме һәм нәфис сүз осталары Рахматуллина Э., Әскарова Ә., Рахматуллина Д, Мөлекова Д. дипломнар белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!