ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

Эта была теплая встреча будущих защитников Отечества с наставниками: с начальником отдела военного комиссариата РТ в Тюлячинском и Сабинском районах Закировым Ф.Ф., заместитель Руководителя Исполнительного комитета по социальным вопросам Шайдуллиным А.Р., председателем районного Совета ветеранов Газизовым М.М., ветераном Маннановым Х.М., бывшими воинами-интернационалистами Нуретдиновым Р.Р., Галимзяновым А.М.,  вернувшийся год назад из рядов Армии, выполнив свой гражданских долг, Галимзяновым Р.А. Встреча сопровождалась теплыми пожеланиями и песнями.

Инде авылыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарыбыз арабызда юк. Шуңа күрә без тыл ветераннарыбыз белән очрашуларны уздырып торабыз. 6 нчы май көнне Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре  ветераннарыбызның өйләрендә булып бәйрәм белән котлап котлау открыткалары һәм бәйрәмгә чакыру кәгазьләре өлешеп чыктылар.

Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының  өйләренә барып хәлләрен  белештеләр. Һәм 6 май көнне уздыралачак «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән митингка чакыру тараттылар.

2016 елның 5 май көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, исәптә торган балалар белән алтынчы дәресләрен үткәрделәр. Әлеге дәреснең максаты: балаларны үз-үзләрен һәм башкаларны аңларга өйрәтергә, шулай ук ышанычларын арттырырга өндәү. 


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

1 май көнне Ачы авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә "Край, в котором мы живем" дип аталган кичә узды. Балалар районыбыз турында мәгълүмат алдылар, районның данлыклы кешеләре, ветераннары турында китаплар карадылар. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

Теләче районы командасы Әтнә районына 0:1 исәбе белән җиңелде, Кукмараны 4:2 белән отты. Теләче районы командасы 1-5 август көннәрендә узачак икенче әйләнеш уеннарында катнашачак.   

4 май көнне Кукмарада 2005-2006 елгы малайлар арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенең “Күн туп” беренче әйләнеш уеннары булып узды. Составында Теләче урта мәктәбе укучылары булган безнең команда (тренерлары – А.Р. Хәбиров) уңышлы чыгыш ясады: Әтнә районы командасын 1:0 исәбе белән җиңделәр, Кукмараны 3:2 белән отттылар. Шулай итеп, Теләче районы командасы беренче әйләнештә җиңеп, 1-5 август көннәрендә узачак икенче әйләнеш уеннарында катнашу хокукына ия булды.

Бу конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Бәйгенең шарты буенча һәр рәсемгә дә дүрт юллык шигырь язарга кирәк иде. “Почемучка” клубына йөрүче балалар рәсемнәр белән бергә шигырьләр дә алып килделәр, мәсәлән:

1) Солнце, солнце озари

Детям радость подари.

Пусть здоровы все мы будем

И тебя мы не забудем.

2)  Мир и солнце на планете,

Счастливы все будут дети.

3) Солнышко встает с утра

Вся проснулась детвора.

Мондый конкурслар балаларның танып- белү эшчәнлеген үстерә.

22 апрель көнне, Айдар мәдәният йортында һәм  каршы урамда мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан “Георгий тасмасы” халыкара акциясе оештырылды. Җиңү көне символы булган тасманы 9 майга кадәр тарытырга мөкин. Кешеләргә тасмадагы төсләрнең нәрсә аңлатуын тәфсилләп сөйләр өчен клуб мөдире һәм китапханәче Бөек Ватан сугышы тарихын тагын бер кат искә төшерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International