Үткән сугыш чоры бездән ераклашкан саен аның тере шаһитлары да безнең арада елдан – ел кими бара. Әлеге күргәзмә яшь буынны үз халкыңның дәһшәтле үткәнен онытмыйча, бүгенге тынычлыгыбыз хакына яшьлекләрен, саулыкларын, гомерләрен корбан иткән каһарман ул һәм кызларына хөрмәт, рәхмәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Җиңү бәйрәме уңаеннан китапханәдә рәсем, инша, шигырь бәйгеләре игълан ителде.
6 нчы май көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Тыныч булсын күгебез!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып үтте. Шушы бәйрәмгә сугыш чоры баласы Ханипова Фәйрүзә апа чакырылган иде. Ул бала чагында сугышның ачы михнәтен тоеп, ачлык һәм ялангачлыкны нәрсә икәнен аңлап, хәзерге тормышка шөкер итеп яшәүче апа. Сабыйлар аңа үзләренең осталыкларын күрсәтеп, сугыш турында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк бирделәр.
Бәйрәм чарасыннан соң кунагыбыз чәй табыны янына чакырылды.
Укучыларга профессиональ юнәлеш алуда педагогик һәм психологик ярдәм итү максаты белән, агымдагы елның 5 маенда гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары өчен тест үткәрелде.
30 апрель көнне районда үткәрелгән «Иң яхшы концерт программасы» , «Иң яхшы сувенир», «Иң яхшы мастер – класс» конкурсларына нәтиҗәләр чыгарылды һәм республика этабына җибәрелде.
22-29 апрель көннәрендә мәгариф бүлеге боерыгы һәм ата-аналарның гаризасы нигезендә районның балалар бакчаларында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә әзерлеге тикшерелде һәм анализланды. Балаларның мәктәпкә әзерлеге 3 төрле методика нигезендә өйрәнелде. Мониторинг балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында район мәгариф бүлеге методисты Саетова Анна Николаевна, мәгариф бүлеге педагог-психологы Хазипова Сайлан Нагимовна, Теләченең №3 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Шаймарданова Миляуша Наиловна, Теләченең №2 нче балалар бакчасы рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зульфия Мидехатовна, Теләченең №1 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячеләре тарафыннан үткәрелде.
5 май көнне Кукмарада 2003-2004 елгы малайлар арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенең “Күн туп” беренче әйләнеш уеннары булып узды. Теләче районы командасы Әтнә районына 0:1 исәбе белән җиңелде, Кукмараны 4:2 белән отты. Теләче районы командасы 1-5 август көннәрендә узачак икенче әйләнеш уеннарында катнашачак.
4 май көнне Кукмарада 2005-2006 елгы малайлар арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенең “Күн туп” беренче әйләнеш уеннары булып узды. Составында Теләче урта мәктәбе укучылары булган безнең команда уңышлы чыгыш ясады: Әтнә районы командасын 1:0 исәбе белән җиңделәр, Кукмараны 3:2 исәбе белән оттылар. Шулай итеп, Теләче районы командасы беренче әйләнештә җиңеп, 1-5 август көннәрендә узачак икенче әйләнеш уеннарында катнашу хокукына ия булды.
6 май көнне Теләче Үзәк китапханәсендә «Ватанны саклау – изге бурыч» дип исемләнгән егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту кагыйдаләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Әлеге очрашу кичәсендә Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Закиров Фәнис Фәритович, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәйдуллин Алҗфред Рәшитович , район ветераннар советы рәисе Газизов Мансур Минзарипович, районыбызнын ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рустамович, районның эш һәм мәшгульлек үзәге директоры Галимзянов Айдар Мусеевич катнашты, тыл ветераны Маннанов Хәлим мөхәммәт улы 1934 елда туган Теләче авылы. Язгы чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 32 егет ватаныбызны сакларга алына. Кичәдә егетләргә багышланган изге теләкләр, матур җырлар җырланды һәм хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең хатлары укылды. Әлеге очрашу - кичәдә барлыгы 25 кеше катнашып, егетләргә алдагы тормышларында зур уңышлар теләп, изге бурычларын исән-сау үтәп илебезгә исән-имин йореп кайтуларын теләделәр. Кичә ахырында булачак солдатлар һәм килгән кунаклар белән истәлек очен фотога тошелде, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды.