“Тыныч булсын күгебез!”

2016 елның 6 мае, җомга

 6 нчы май көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Тыныч булсын күгебез!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып үтте. Шушы бәйрәмгә сугыш чоры баласы Ханипова Фәйрүзә апа чакырылган иде. Ул  бала чагында   сугышның ачы михнәтен тоеп, ачлык һәм ялангачлыкны нәрсә икәнен аңлап, хәзерге тормышка шөкер итеп яшәүче  апа. Сабыйлар аңа үзләренең осталыкларын күрсәтеп, сугыш турында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк бирделәр.

  Бәйрәм чарасыннан соң кунагыбыз чәй табыны янына чакырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International