“Күн туп” беренче әйләнеш уеннары булып узды.

2016 елның 6 мае, җомга

4 май көнне Кукмарада 2005-2006 елгы малайлар арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенең “Күн туп” беренче әйләнеш уеннары булып узды. Составында Теләче урта мәктәбе укучылары булган безнең команда  уңышлы чыгыш ясады: Әтнә районы командасын 1:0 исәбе белән җиңделәр, Кукмараны 3:2 исәбе белән оттылар. Шулай итеп, Теләче районы командасы беренче әйләнештә җиңеп, 1-5 август көннәрендә узачак икенче әйләнеш уеннарында катнашу хокукына ия булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International