“Алиш эзләреннән”

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

29 нчы  апрель көнне 10 нчы сыйныф укучысы Миннебаев Айзат татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәннәпова Ф.Җ. җитәкчелегендә “Алиш эзләреннән” II төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең “Шигърият бакчасы”нда катнашып 2 урынга лаек булды. Аның шигырьләре “Алиш эзләреннән” дигән шигырь җыентыгында урын алды. Китапның кереш өлешендә шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова тарафыннан Айзатка карата бик җылы сүзләр әйтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International