Максабаш авылы китапханәчесе хәбәр итүенчә, мәдәният йорты хезмәткәрләре V Бөтендөнья татар эшмәкәрләре конгрессы кунаклары өчен "Аулак өй" фольклор күренеше белән чыгыш ясадылар.
2 нче сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпанның рәсеме беренче урынга лаек булды һәм аңа истәлекле бүләк тапшырылды.
Әлеге күргәзмәнең максаты – укучыларда китапка карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү. Балалар белән «Правила обращения с книгой» темасына әңгәмә уздырылды.
Район мәдәният йортында авыл җирлекләре тарафыннан күргәзмә оештырылды һәм районыбыз үзешчәннәре тарафыннан зур концерт программасы күрсәтелде. Әлеге чарада Урта Мишә авылы китапханәчесе дә катнашты.
V нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре делегациясенә Айдар авыл җирлеге күргәзмәсен китапханәче А.Фаляхова тәкъдим итте.
Соңыннан балалар Россия флагы янныда фотога төштеләр.
Викторина ике раундны эченә алды: «Весенняя капель» һәм «Пернатые соседи». Бу темаларга китап күргәзмәләре дә тәкъдим ителде.
Балаларга әлеге дәрестә китапханәче китап турында сөйләде, китап уку кагыйдәләрен аңлатты. Дәрес азагында Һәр балага да "Исеңдә тот, укучым!" дигән буклетлар таратылды.
Яңа китаплар белән танышканнан соң, укучылар "Иң зирәк" дип исемләнгән табышмаклар чиштеләр, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар.
Шармыш авыл китапханәсендә Кырымның һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе составына кушылуына ике ел булуга багышланган чаралар үткәрелде: «Россия и Крым - мы едины» темасына әңгәмә, «Все о Крыме» темасына викторина уздырылды. «Язык дружбы не нуждается в переводе» һәм «Я вырос здесь и край мне этот дорог» дип аталган мәгълүмат почмаклары эшләнде.