Чара суның яшәү чыганагы икәнлеге турында сөйләү белән башланды. Балалар үзләренең сорауларын бирделәр, су тамчысы турындагы әкиятне тыңладылар, су турындагы мәкальләрне искә төшерделәр.
Судан башка тереклек юк. Су – үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Сулыклар – барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Ә су үсемлекләре һәм хайваннарының төп яшәү урыны. Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү уңаеннан 22 март Су көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Су – яшәү чыганагы” исемле темага әңгәмә үткәрелде.
Китапханәче белән укучылар китапханәгә килгән газета-журналларга күзәтү ясадылар. Китапханә “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Салават күпере” исемле газета-журналлар алдыра. Балалар бик кызыксынып газета-журналлардагы хикәяләрне, шигырьләрне укыдылар, рәсемнәрне карадылар. Чара үзенчәлекле үтте.
Ул авыл тарихын бик яхшы белә һәм анда тарихка кагылышлы альбомнар, папкалар да бар.
Китапханәдә бу темага багышланган китаплар күргәзмәсе куелды. Очрашу вакытында китапханәче балаларга чүпрәктән курчак ясап күрсәтте, курчак театры, курчакларның төрләре турында мәгълүмат бирде.
Айдар авылы китапханәсендә, татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Клара Булатованың 80 яшьлегенә багышлап әдәби дәрес үткәрелде. Әлеге чара авторның “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән шигыре белән башланып китте. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, "Сарманның данлы кызы-әдәбият йолдызы" күргәзмәсенә күзәтү ясады, презентация күрсәтелде. Чара ахырында катнашучылар талантлы шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар һәм китапларын өйгә укырга алдылар.
Бәйрәм Нәүрүзбикә килү белән башланып китте. Балалар һәм авыл кешеләре төрле спорт уеннарында катнаштылар. Килгән кунаклар кайнар коймак, казанда пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәм көне буе дәвам итте.
"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында 19 март көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Нәфига апа Ибрагимованың өендә булып З.Кадырованың "Синсез килгән язлар", Г.Галимуллинаның “Җиләкле тау сере” дип исемләнгән китаблары һәм яңа газета-журналлар белән таныштырды.
Олы Мишә авыл китапханәсендә Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатовага 80 яшь тулу уңаеннан “Язмышымда язлар булып кал” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәгә куелган китапларында шагыйрә калку бер сыйфат –хатын-кыз кичерешләрен һәрьяклап тулы итеп ачып күрсәтә. Күп кенә шигырьләрендә ул Ана булып та, бала булып та уйлый. Шуның белән шагыйрә буыннар бәйләнешен ныгыта, үткәнне киләчәккә тоташтыра. Бала психологиясен гади һәм тулы итеп ачып бирә.
Бу чарада Күкчә авылы китапханәчесе үзенең кул эшләре күргәзмәсе белән катнашты.