ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

24 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә районыбыз оешуга 25 ел тулу уңаеннан "Туган җирем Теләче" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә якташ язучыларыбыз һәм күренекле шәхесләребезнең иҗаты яктыртылды.  

Шармыш авыл китапханәсендә Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан китап һәм иллюстрацияләрдән торган «И это все о вас – работники  культуры» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә танылган мәдәният эшлеклеләренең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китаплар урын алды.

27 март - Халыкара театр көненә карата, 24 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Театр яктылыкка, нурга илтә” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китап укучылар “Сәхнә” журналларының яңа саннары белән таныштылар. Якташ артистларбыз Алмаз Фатхуллин, Харис Хөснетдинов иҗатлары турында кызыксынып тыңладылар.

Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә "Безнең җанда Тукай яши икән, яши шигырь, яши туган тел" дип исемләнгән китап-күргәзмә ясалды. Әлеге күргәзмәгә Тукайның балалар һәм өлкәннәр өчен язылган китаплары куелды.

 Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.

Олы Мишә авылы китапханәсендә "Моң бишегем - Теләче" дип исемләнгән стенд ясалды. Әлеге стенд Теләче районы яңадан тогызылуына 25 тулуга багышлана. Бу стенд районнан чыккан шәхесләребез белән танышып барырга мөмкинчелек бирер.

Теләченең яңадан оешуына 25 ел тулу уңаеннан Шармыш авыл китапханәчесе “Район тарихында минем китапханәм” дип аталган презентаөия әзерләү максатында авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән очрашып авылның, китапханәнең үткәне турында мәгълүмат җыйды.

Шул уңайдан Субаш авыл китапханэсендә язучыга багышлап, башлангыч сыйныф укучылары өчен,  “Балаларның яраткан язучысы” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Китапханәче Петрова Л. балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шулай ук Клара Булатованың җырлары да безне туган ягыбызны яратырга, үз мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтә.  

Ямбулат авылы китапханәсендә кошлар көне якынлашу уңаеннан "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Без, китапханәче һәм укучылар, " Табигатькә сәяхәт" сериясе авторы һәм автор төзүчесе Т.Шакированың "Кошлар" дигән китапларыннан табигатебез бизәкләре булган кошлар хакында мәгълүматлар алдык, аларга багышланган шигырьләр, хикәяләр укыдык.

Балаларга мультфильмның тарихы  турында,  ничек күрсәтелүе  турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан балаларга төрле мультфильмнар күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International