Аны Теләче урта мәктәбе коллективы дэвам итте.
Хор, вокаль ансамбелләр, халык инструментлары ансамбельләре чыгышы тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.
24 март көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. «Китап белән дус булыйк» акциясе кысаларында мәктәп укытучыларына яңа китаплар тәкъдим итте.
Күргәзмәдә якташ язучыларыбыз һәм күренекле шәхесләребезнең иҗаты яктыртылды.
Бу әдәби кичәдә 33 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган Галимова Рәкия Фатих кызының 70 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Бүгенге көндә дә бер генә мәдәни чара да аннан башка үтми. Ул үзенең төпле киңәшләре белән һәрвакыт мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итеп тора. Аңа хезмәттәшләре, якын дуслары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Балалар китапханәсе мөдире Закирова Л.М. китапханәгә килүчеләрне татар язучысы Госман Бакировның китаплары һәм иҗаты белән таныштырды, шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча кайдан өстәмә мәгълүмат табып булуы хакында да әйтеп узды. Балалар игътибарына язучының тормышы турында елмаерга, ә кайбер очракларда киресенчә еларга мәҗбүр итә торган кызыклы фактлар тәкъдим ителде. Безнең китапханә балаларны чит ил һәм рус әдәбиятыннан тыш, туган як әдәбиятын укытуга да тартырга тырыша. Халкыбызның яшәү рәвешен һәм миләтебезнең холык үзенчәлекләрен без нәкъ менә шунда күрәбез.
Шармыш авыл китапханәсендә Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан китап һәм иллюстрацияләрдән торган «И это все о вас – работники культуры» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә танылган мәдәният эшлеклеләренең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китаплар урын алды.
Китап укучылар “Сәхнә” журналларының яңа саннары белән таныштылар. Якташ артистларбыз Алмаз Фатхуллин, Харис Хөснетдинов иҗатлары турында кызыксынып тыңладылар.
1961 нче елда Венада Юнеско каршындагы Халыкара театр институтының 9 нчы конгрессында ошбу көн театр көне дип игълан ителә. Театрны сөюче бар кеше өчен дә бәйрәм булган бу көн уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсендә “Театр яктылыкка, нурга илтә” исеме астында китап һәм журналлардан торган күргәзмә эшләнде.
14-24 мартка кадәр өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы Казан шәһәренең Республика тәрбия эшләре үзәгендә үткәрелгән “Балаларга өстәмә белем бирүдә яңача технологияләр” дип исемләнгән белем күтәрү курсларында булып кайтты. Лекцияләр тыңлаудан тыш, төрле Балалар иҗат үзәкләрендә булып дәресләр, мастер-класслар белән таныштылар, проект эшләре якладылар. Ахырдан үз тәҗрибәләре белән уртаклашып чыгыш ясап һәм текст нәтиҗәләре буенча таныклыкка ия булдылар.
Бу күргәзмәгә китаплары куелган шагыйрьләр Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Клара Гариф кызы Булатова 18 мартта 80 яшьлеген, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе шагыйрь Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 30 мартта 75 яшь тулган көннәрен билгеләп үтәләр.