ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2016 ел
җомга

Укучылар, каникул булганга карамастан, бик теләп аларга йөриләр. Буген мәктәптә Нургалиев Габдельбәр Миннәхмәтович җитәкчелегендә "Өстәл тенисы" түгәрәге эшләде.  

22  март  көнне   2002-2004 елгы укучылар  арасында кул көрәше   (армспорт) буенча район беренчелеге узды.  Безнең  мәктәп укучылары бу ярышта бик теләп катнаштылар һәм  призлы урыннар яуладылар.  5 сыйныф укучысы Гаязетдинов Рәсүл-1 урын, 7 сыйныф укучысы Шаймарданова Ләйсән-2 урын, 6 сыйныф укучысы Усманов Идел -3 урын алып, мәктәбебез командасы данын яклап кайттылар. Молодцы егетләр,  кызлар без сезнең белән горурланабыз!

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Уку елының 3нче чиреге нәтиҗәләре, алда торган бурычлар” темасына педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә 3нче чиректә алып барган эшчәнлеккә  анализ ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды,мәктәптә эчке контроль  торышы, чиреклек контроль эшләрнең нәтиҗәләре, 9 нчы  сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестацияләренә әзерләү, арадаш аттестация үткәрү мәсьәләләре каралды.

15 март көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Хазипова Сәйлән Нагимовна  Питрәч мунициапаль районында узган  «Педагог –психолог» республика  конкурсының  зона турында катнашты. Катнашучыларның   көчләрен ике номинация буенча сынадылар: 1. “Үзләре турында презентация”,2. “Ачык шөгыль”. Сәйлән Нагимовнага  сертификат тапшырылды. Без чын күңелдән  киләчәктә тагын да югары нәтиҗәләргә ирешүен теләп калабыз.

Шул уңайдан әлеге компания Теләче җирлекара китапханәсендә булып шагыйрьнең  иҗатын тагын бер кат искә төшерделәр, аның шигырьләрен укыдылар, китапларын яздырып алдылар.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә "Безнең җанда Тукай яши икән, яши шигырь, яши туган тел" дип исемләнгән китап-күргәзмә ясалды. Әлеге күргәзмәгә Тукайның балалар һәм өлкәннәр өчен язылган китаплары куелды.

22 март көнне Саба районы  Балалар иҗат үзәгендә “Робот-2016”зона ярышлары булып узды. Ярышта Теләче районыннан Нуртдинов Руслан Раисович һәмЗакиров Наиль Валимухаметович җитәкчелегендә 2 команда катнашты.  Руслан Нуртдинов түгәрәгендә шогыльләнүче Гараев Салават һәм Насибуллин Ильшат 3 урынга лаек булдылар.

Бәйрәмгә килгән яз гүзәле Нәүрүзбикә искиткеч чибәр иде. Дилбегәсен кулыннан ычкындырырга теләмәгән Кыш бабай да аның җылы, ягымлы карашына түзмәде. Дөрес, ярышка чакырып, “бил алышырга” тырышып карады, тик кая ул яшьлек дәрте, яз яме балкып торган гүзәлгә каршы тора алсын. Балалар бакчасының һәр төркеменә йөрүчеләр рәхәтләнеп уеннарда катнашты, җырлады-биеде, Нәүрүз турында шигырьләр сөйләде.

Бу көнне  барлык гореф-гадәтләргә туры китереп,  балалар тәм-том белән сыйланды.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.

Район мәдәният йортында авыл җирлекләре тарафыннан күргәзмә оештырылды һәм районыбыз үзешчәннәре тарафыннан  зур концерт программасы күрсәтелде. Әлеге чарада Баландыш авылы китапханәчесе дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International