15 март көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Хазипова Сәйлән Нагимовна Питрәч мунициапаль районында узган «Педагог –психолог» республика конкурсының зона турында катнашты. Катнашучыларның көчләрен ике номинация буенча сынадылар: 1. “Үзләре турында презентация”,2. “Ачык шөгыль”. Сәйлән Нагимовнага сертификат тапшырылды. Без чын күңелдән киләчәктә тагын да югары нәтиҗәләргә ирешүен теләп калабыз.