Бәйрәмгә килгән яз гүзәле Нәүрүзбикә искиткеч чибәр иде. Дилбегәсен кулыннан ычкындырырга теләмәгән Кыш бабай да аның җылы, ягымлы карашына түзмәде. Дөрес, ярышка чакырып, “бил алышырга” тырышып карады, тик кая ул яшьлек дәрте, яз яме балкып торган гүзәлгә каршы тора алсын. Балалар бакчасының һәр төркеменә йөрүчеләр рәхәтләнеп уеннарда катнашты, җырлады-биеде, Нәүрүз турында шигырьләр сөйләде.
Бу көнне барлык гореф-гадәтләргә туры китереп, балалар тәм-том белән сыйланды.
Нәүрүз мөбарәк булсын!