20 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел- иӊ татлы тел» дип исемләнгән йолдыз сәгате уены булды. Әлеге чараныӊ максаты укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү иде. Шулай ук укучылар китапханәдә «Тел-күӊел көзгесе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныша алдылар.
Ямбулат авылы китапханәсендә дә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Мәңге үлмәс Муса, синең җыр" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче Шакурова Г. укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Алар белән туган тел турында шигырьләр укылды, туган телгә кагылышлы табышмаклар һәм мәкальләр әйтелде. Мәдәни чараның исеме “Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә” дип аталды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 21 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Ягез әле,егетләр!” бәйгесе үтте. Бәйрәмдә “Дуслар” һәм “Ялкын” командасы егетләре үзләренең сүз осталыкларына, физик яктан көчле, җыр-моңга оста икәнлекләрен күрсәтеп көч сынаштылар. Үзешчән концерт номерлары белән үрелеп барган бәйгене тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
Өстәмә ярдәм чаралары турында Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Фәрит Нигъмәтҗанов безең балалар бакчасында 21 гыйнвар көнне әти-әниләргә консультация үткәрде.
19 февраль көнне 3нче балалар бакчасында икенче зурлар төркеме белән “Әтием-горурлыгым” дигән бәйрәм иртәсе булды. Балалар бабайларга, әтиләргә багышлап шигырьләр,җырлар, биюләр башкардылар.Әтиләрдә тик утырмады, ярышта катнаштылар. Бәйрәм иртәсе бик күңелле булды.
“Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак УМК элементларын кулланып “Әкиятерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте”
Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапияне һәм бармак уеннарын безнең 3нче балалар бакчасында еш кулланыла. Бу төр эшебездә без УМК материалларында киң куллана алабыз. Монда без УМК га кагылышлы рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, бармак театрларын кулланабыз. Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүләрне алар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр.Менә бүген дә икенче уртанчылар төркем балалары Г.Тукайның . сәхнәләштерелгән “Бала белән күбәләк”, “Су анасы” әсәрләрен шулкадәр оста итеп уйнап күрсәттеләр.
Ватанны Саклаучылар көненә карата 22 февраль көнне район мәдәният йортында «Замана егете» бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә районыбызның төрле авылыннан 6 егет катнашып төрле номинациядә җиңү яулады. «Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы» - Рамазан Мухаметзянов, «Иң талантлы» - Ильяс Фархуллин, «Иң җитез» - Айзат Миннебаев, «Иң уңган» - Айнур Гиниев, «Иң тапкыр» - Зульфат Вильданов, ә «Замана егете» исеменә Алан авылыннан Гаяз Кашапов лаек булды.
Ярышта барлыгы 4 җыелма команда катнашты: Ленин урманчылыгы бистәсе командасы, Үзәк бистәсе командасы һәм Теләче авылыннан ике команда:яшьләр җыелмасы һәм олы яшьтәгеләр командасы. Киенренке уеннардан соң җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын: Ленин урманчылыгы бистәсе командасы
2 урын: Теләченең яшьләр җыелма командасы
3 урын: Теләченең олы яшьтәгеләр җыелма командасы
Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шармыш авыл китапханәсендә бу көнгә багышланган тематик сәгать үткәрелде. Бу чара Г.Тукайның “Туган тел” шигырен уку белән башланып китте. Укучыларга “Ни өчен шагыйрь туган телен шул кадәр яраткан?” дигән сорау куелды. Балалар төрле-төрле, ләкин дөрес җаваплар бирделәр, әйтергә теләгән фикерләре бер иде: чөнки бу телдә аның иң якын кешеләре, әти-әнисе аралашкан. Укучылар шулай ук телне дөрес кулланмасаң аның иң начар әйбергә өйләнергә мөмкин икәнлеген дә белделәр. Киресенчә, тел ярдәмендә без иң матур сүзләрне әйтә, иң җылы хисләрне белдерә алабыз. Менә шундый көчле корал икән ул тел. Укучылар тел турындагы мәкалҗләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, уен һәм конкурсларда актив катнаштылар.