ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

22 нче февраль көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Солдатлардан кайнар сәлам"-музыкаль кичә үткәрелде. Безнең авылдан 2 егетебез бүгенге көндә илебез тынычлыгы сагында тора : Валиуллин Алмаз Миннәхмәт улы, Шәвәлиев Илназ Мөбәрәкҗан улы. Бу кичәгә егетләрнең әти-әниләре чакырылды,солдатларның хатлары укылды. Ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлап Олы Мәтәскә үзешчәннәре тарафыннан концерт куелды.

   21 нче февраль кичендә Баландыш авылы мәдәният йортында “Ягез әле, егетләр” – дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап, күңелле стартлар рәвешендә барды. Авылыбыз яшьләре ике командага “Патриот” һәм “Авыл егетләре” командаларына бүленеп көчләрен сынадылар. Скакалкада сикерү, эстафета, шайба тәгәрәтү, бәрәңге әрчү, кашык белән су ташу һәм башка уеннарда егетләр сынатмадылар. Егетләр өчен иң ошаганы кызларга прическа ясау булгандыр. Ярыш ахырында дуслык җиңде һәм ярышта катнашкан егетләргә бүләкләр тапшырылды.

22 февраль көнне оешма-предприятие, авыл  җирлекләре  арасында кышкы спартакиада уздырылды. Бу спартакиадада Лесной бистәсеннән   Гайбадуллина Ландыш  өстәл теннисы ярышында катнашып 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

23 февраль көнне Лесной бистәсенең җыелма командасы Саба районы Тимершык авылында Ватанны саклаучылар көне  уңаеннан    уздырылган   волейбол турнирында ир-егетләр командалары арасында  өченче  урынны  алды. Аларны бу  уңышлары  белән  чын күңелдән котлыйбыз. Командага  алга таба да уңышлар һәм яңа үрләр  яулауларын  телибез!Афәрин!

21  февраль көнне Лесной бистәсенең  җыелма командасы  Совет гаскәрләренең Әфганистан республикасыннан чыгарылуына 27 ел  тулу уңаеннан  районда  уздырылган   волейбол турнирында ир-егетләр командалары арасында  беренче урынны  алды. Аларны бу  зур  уңышлары  белән чын күңелдән котлыйбыз. Командага  алга таба да уңышлар һәм яңа үрләр  яулауларын  телибез!Афәрин!

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Татар теле - шагыйрьләр теле" поэзия сәгате үткәрелде. Бу көннең килеп чыгу тарихы аңлатылды. Балалар "Татар теле - шагыйрьләр теле" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар "Тел ачкычы" исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

Китапны тапшырган вакытта укучы белэн индивидуаль әңгәмәләр үткәрү укучыларнын әсәрне ничек кабул итүләрен ачыкларга ярдәм итә. Бу чараларның төп максаты – әңгәмә барышында укучының сөйләмен яхшырту.

Айдар авыл китапханәсендә  күренекле балалар язучысы А.Бартоның  110 еллыгына багышлап  «Всем детям ровесница» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Китапханәче  балаларны язучының иҗаты белән таныштырды, аның китапларына күзәтү ясады. Балалар яратып өлгергән шигырьләрнең күбесен яттан сөйләделәр. Чара файдалы һәм күңелле үтте.

  22 февраль  көнне Олы Нырсы урта мәктәбе командасы Теләче муниципаль районында үткәрелгән кышкы Спартакиадада катнашты. Чаңгыда узышу, пневматик коралдан ату, шахмат, өстәл теннисы, аркан тартышу төрләре буенча уңышлы чыгыш ясадылар.

Эдуард Успенский тарафыннан моннан ярты гасыр элек иҗат ителгән бу персонаж чын дусның гәүдәләнеше булып тора. Балалар яраткан геройларын рәсемгә дә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International