22 февраль көнне Теләче урта мәктәбе коллективы, кышкы спорт төрләре буенча уздырылган район Спартакиадасында катнашып, гомуми II урыны яулады.
Чаңгы: Салихова З.Х. - 1 урын; Хакимов Р.Р.– 1 урын; Бочкарева Л.– 3 урын;
Бадминтон: Салихова З.Х. – 1урын;
Шахмат: Алексеева Л.Г.- 1урын; Назипов Р.Р.- 2 урын.
Армспорт: Салихова З.Х.-1 урын; Казакова Э.Р.- 3 урын.
Җинүгә ирешкән һәрбер укытучыны чын күңелдән котлыйбыз!
21 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Минем әти- иӊ яхшы әти» дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.
22 февраль көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында районыбыз оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиада булды. Ул районыбыз оешуга 25 ел тулу уңаеннан уздырылды. Спартакиадада Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары да актив катнашты. Алар үз көчләрен түбәндәге спорт төрләре буенча сынап карады: чаңгы шуу, кул көрәше, мылтыктан ату, өстәл теннисы, шахмат, гер күтәрү һ.б. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Районыбызда спорт ярышлары һәрвакытта бик җанлы һәм күңелле уза.
Китапханәче укучыларга туган тел көне турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен һәм шигырьләрен кычкырып укыды. Укучылар туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәрне исләренә төшерделәр.
Бу кичәдә шулай ук тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан Урта Мишә авылы клубы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар фольклор ансамбле дә катнашты. Кичә бик күңелле үтте. Бу кичә безнең элеккеге йолаларыбызны, яшь буынга өйрәтү максатыннан үткәрелде.
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Тел – күңел көзгесе” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Бу уенда ике команда “Тел белгечләре” һәм “Тукай оныклары” үзара көч сынаштылар. Конкурста укучыларның белемнәре төрлечә бәяләнде. Анда кроссвордлар да, табышмак, мәкаль - әйтемнәр дә, логик фикерләүгә нигезләнгән кызыклы сораулар да бар иде. Уен - конкурста катнашкан укучылар үзләренең нәфис сүз буенча осталакларын да күрсәттеләр. Уен файдалы һәм кызыклы үтте. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында “Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
Бәйрәмне “Таң” күмәк хуҗалыгы рәисе Сөнгатуллин Р.М. ачып җибәрде.Спартакиаданың көн тәртибендә бик күп төрле спорт ярышлары бар иде.Прораммага күңелле ярышлар кертелгән иде.Шундыйлардан-“Кырны минадан чистарту”,”Граната ыргыту”уеннары.
Авыл халкының күңеле күтәренке иде,барлык уеннар уен-көлке ,бәйрәм рухы белән үтте.
Урамда халык кайнар чәй,җылы коймак белән сыйланды,җыр- бию тынмады.Ә кичен клубта җиңүчеләрне бүләкләп,концерт программасы күрсәтелде.Әнә, шулай гөр килеп эшли дә ,ял итә дә белә Ямбулат халкы.
Бәйгедә 10 егет ике командага бүленеп көч сынашты. Егетләрне төрле яклап сынап карадылар. Барысы да үзләренең үткен, җитез һәм җыр-моңга, юмор хисенә бай булганлыкларын исбатлап күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 21 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Ягез әле,егетләр!” бәйгесе үтте. Бәйрәмдә “Дуслар” һәм “Ялкын” командасы егетләре үзләренең сүз осталыкларына, физик яктан көчле, җыр-моңга оста икәнлекләрен күрсәтеп көч сынаштылар. Үзешчән концерт номерлары белән үрелеп барган бәйгене тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 20 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, татар теленең байлыгын, камиллеген күрсәтү максатыннан "Көчле дә ул, бай да, ягымлы да -туган тел” исемле китап күргәзмәсе төзелде.