ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Олы Нырсы авыл китапханәсендә 21 нче февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап “Олыла син туган телеңне” дип исемләнгән бәйге уздырылды. Ул укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт, горурлану хисе уяту йөзеннән үткәрелде. Бәйгедә зирәк, тапкыр укучылар билгеләнелде. Туган телгә багышлап татар халык макәльләре әйтелде.

Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.
Әлеге уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә, 18 -21 февральгә кадәр “Туган телем-серле тел” исеме белән төрле чаралар уздырылды. “Чишмә җыры, былбыл моңы синдә, татар теле"- шигырь укучылар конкурсы, 2 командага бүленеп викторина һәм китап күргәзмәсе эшләде.

Бәйрәмгә 12 баланың да әтиләре килгән иде. Балалар ике бәйрәм турында шигырьләр  сөйләделәр, әтиләргә багышлап иң матур җырларын җырладылар. Бик күп матур биюләр биеп күрсәттеләр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен  әтиләренә бүләк иттеләр.Кичә  ахырында әтиләр мәкаль әйтешүдә, табышмакка дөрес   җавап  бирүдә көч сынаштылар. Иң тапкыр һәм зирәк әти булып Шагиев Фәрит табылды. Әтиләргә бәйрәм ошады. Алар үз балалары белән горурланып утырдылар.

Укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,коллективизм , иптәшлек, үзара ярдәмләшү, иҗади фикерләү сәләтен, җитезлек, көч, хәрәкәт активлыгын, игътибарлылыкны үстерү максатыннан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, хәрби- патриотик айлык кысаларында “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Ярышлар программасына туплар белән эстафета, тутырылган шарлар белән эстафета, капитаннар ярышы, гимнастик таяклар белән  узышу, шарлар белән волейбол, төз ату буенча бәйгеләр кертелгән иде. Барыбыз да катнашты, ДУСЛЫК - ҖИҢДЕ!

22 февраль көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында районыбыз оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында, районыбыз оешуга 25 ел тулу уңаеннан кышкы спартакиада уздырылды. Спартакиадада Югары Кибәхуҗа  урта мәктәбе укытучылары да актив катнашты. Алар үз көчләрен чаңгы шуу, кул көрәше, мылтыктан ату, өстәл теннисы, шахмат, гер күтәрү һ.б.  спорт төрләрендә сынап карады.Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

28 нче февраль көнне хакимиятнең утырышлар залында 2016 елга үзара салым кертү турында җирле референдумнарга әзерлек буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г. Фатхуллин, районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Р.К. Җәләлев, авыл җирлеге башлыклары, территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары, участок сайлау комиссиясе рәисләре һәм сәркятибләре катнаштылар.

Әлеге ярышларда “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 26 хезмәткәре күп кенә спорт төрләрендә үз көчләрен  сынадылар.

Спартакиада  9 спорт төреннән торды: чаңгы ярышы, бадминтон, хоккей, пневматик винтовкадан ату, шахмат, теннис, канат тарту, гирь күтәрү һәм чаңгыда экстремаль йөрү. 

Бәйрәм чарасы белән үрелдерелеп төзелгән спартакиада бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.

8,9,10 һәм 11 класс укучылары 4 команда булып төрле сынаулар үттеләр. Ярыш нәтиҗәләрен соңыннан жюри билгеләде. Алар түбәндәгечә:

1 урында  – 11 классларның “Танкисты” командасы.

2 урында  – 9 классларның  “Десантура”  командасы.

3 урында – 8 классларның “Орлята” командасы.

4 урында – 10 классларның  “Боевое братство” командасы.

Ярышны оештыруга ТИН укытучысы Сахапов Рафик Имамиевич зур көч куйды.

Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Юнысов Әгъзәм Малик улы Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Балалар техник иҗат үзәгендә “3д – моделләштерү “ темасына оештырылган укуларда булып кайтты.

22 февраль көнне Теләчедә кышкы спартакиада үткәрелде. Ярышларда Алан авыл җирлеге командасы да актив катнашты һәм күп кенә спорт  төрләрендә җиңү яулады.Чаңгы ярышында Киямов Айнур икенче, Кашапова Айсинә-икенче, өстәл  теннисы буенча Шакуров Илназ-икенча, шахмат буенча  Халиков Фанил -беренче, гер күтәрүдә Казаков Александр-беренче, Зайнутдинов Ринат-икенче, кул көрәшендә Фазуллина Римма -икенче, Хабиров Булат-икенче урыннарны яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International