21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә балаларга “Туган телем-газиз телем” - танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Газизова Р. балаларга туган тел көне турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен һәм шигырьләрен кычкырып укыды. Балалар туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәрне исләренә төшерделәр.
Баландыш авыл китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре тарафыннан 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 9-11 нче сыйныф егетләре арасында күңелле стартлар оештырылды. Алар 2 командага бүленеп ярыштылар. Һәрвакыттагыча дуслык җиңде.
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Максабаш авыл китапханәсендә "И туган тел, и матур тел" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Телнең бөтен матурлыгын шигърият аша күреп була. Кургәзмәгә А.Пушкин, Г.Тукай, М.Лермонтов, М.Җәлил, Э.Асадов, Ф.Яруллинның шигырьләре куелды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә төп мәсьәлә буларак аларда туган илгә,туган төбәккә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү тора. Туган төбәкнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре, традицияләре бала күңеленә үтеп керергә тиеш. Программа таләпләрен истә тотып, тәрбиячеләр балаларны Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре, гореф-гадәтләре, күңел бизәкләре белән таныштырырга тырышалар. Туган тел көненә багышланган атналыгы барышында Үзәк балалар бакчасында тәрбияче Валентина Степанова зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын татар халкының күңел бизәкләре-орнаментлар белән таныштырды. Балалар туган төбәкләре турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр.
23 февраль көнне Үзәк балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм узды. Бәйрәмгә балаларның әтиләре, дәү әти һәм бабалары, абыйлары килгән иде. Бәйрәм бик күңелле рухта узды. Бәйрәмгә килгән кунаклар бик теләп төрле уеннарда, көрәшләрдә катнашып, үзләренең кәчләрен сынадылар . Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Соңыннан балалар әтиләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар...
Баландыш авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан егетләр белән тәрбияви әңгәмә уздырылды. Патриотик рухтагы җырлар ,шигырьләр тыңланды.
Халыкара туган тел көне уңаеннан Узәк авыл китапханәчесе 1 сыйныф укучылары белән "Туган телебез, син безнең дустыбыз" дигән темага әңгәмә үткәрде. Чараның төп максаты - балаларга туган телебезнең матур һәм бай булуын аңлату, телебезгә карата кызыксыну һәм горурлык хисе уяту иде. Әңгәмәд укучылар бик теләп катнаштылар. Аларның туган телгә багышланган җырлар, мәкальләр һәм әйтемнәрне күп белүләре бик сөендерә һәм сокландыра.
22 нче февраль көнне Теләченең оешуына 25 ел тулу һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Замана егете” бәйгесе үткәрелде. Анда безнең Олы Нырсы мәктәбеннән укучы Гиниев А. катнашып “Иң уңган” номинациясендә җиңү яулады. Әфәрин, Айнур!
Күкчә авылы китапханәсндә 21 февраль - Бөтендөнья телләр көне уңаеннан «Сүзлек килә сүзгә ярдәмгә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.