Нәрсә ул туган тел? Туган телең матур булсын өчен нишләргә кирәк? дигэн сорауларга балалар белән бергәләп җавап таптык. Үзлэренең яшьләренә карап алар туган телне беләләр, туган телдә матур шигырьлэр сөйләп, туган телне бергәләп җырлап аралашуны тәмамладык.
Әлеге бәйгедә Ямбулат авылы китапханәсе каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар актив катнаштылар. Халкымның иң зур байлыгы - ул уйлый һәм сөйләшә ала торган тел. Туган телемнең киләчәге һәрберебезгә дә кагыла.
Укучылар өч төркемгә бүленделәр. Түбән сыйныфларда ЗДВР Сахабиева Г.М., урта сыйныфларда - ЗДУВР Вахитова А.С., югары сыйныфларда - мәктәп директоры Мубаракшин Р.Х. катнашты. Укучылар үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, алда торган бурычларны билгеләделәр.
Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле ул, иң элек аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү йөзеннән 20 нче февраль көнне Алан авыл китапханәсендә “Туган телем- иркә гөлем” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче күргәзмә янында балалар өчен әңгәмә үткәрде.
Кичәне «И туган тел» Г.Тукай шигыре белән ачып җибәрәрдек. Кичәнең төп максаты балаларга туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү,аның безнең өчен иң кадерле тел икәнен аңлату булды. Балалар бөек язучыларның Г.Тукай, Муса Җәлил һәм башка язучыларның иҗатлары белән таныштылар , үзләре өйрәнгән шигырләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр .
22 февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Зәй шәһәренең “Сәяр” театр студиясе куйган “Эш беткәч уйнарга ярый” спектаклен карап кайттылар. Бу спектакль Г.Тукайның “Су анасы”,”Шүрәле” әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән. Спектакль укучыларга бик ошады.Без Г.Тукайның тирән мәгънәле шигырьләрен,әкиятләрен дәресләрдә дә өйрәнәбез. Аның шигырьләреннән үрнәк алабыз ,тәртипкә, әдәплелеккә өйрәнәбез.
Конкурста һәр теләгән кеше катнашты. Балалар арасында берничә әкият буенча рәсем ясаучылар да булды.
Балалар иҗат үзәгенең Үзәк урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Кул эшләре” (җитәкчесе Касыймова Л.Ә.) түгәрәгенә йөрүче балалар үз куллары белән иң кадерле кешеләре, әтиләренә бүләкләр әзерләп бүләк иттеләр. Укучылар төрледән –төрле йомшак уенчыклар бәйләделәр, тектеләр. Ир-ат укытучыларга Һәм малайларга үзләренең бәйрәм котлауларын мәктәп линейкасында җиткерделәр.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәсендә үткәрелгән “Туган якка солдат сәламе” дигән кичәгә, бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әти-әниләре чакырылды. Ата-ананың бөеклеге шунда – алар илебезнең һәр почмагында намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш, сәләтле, илһамлы балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра. Аннан соң, сабыр гына кош теледәй генә булса да бер хат, изге хәбәр көтә. Менә бүген дә солдат хатларын укыганда, егетләребезне үз арабызда кебек тойдык.