ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

Эшчәнлекне өйрәнүдә, экспертлар буларак, район мәктәпләреннән директор урынбасарлары  катнашты.

     Тикшерү кысаларында мәктәп администрациясенең һәм укытучыларның белем бирү программалары, локаль актлар, эш һәм тәрбия планнарының төзелүе һәм үтәлүе тикшерелде. Мәктәптәге эчке контроль эшчәнлеге өйрәнелде һәм аерым фәннәр буенча 2-11 сыйныфларда муниципаль контроль эшләр үткәрелде. Укыту программаларының үтәлүен тикшерү максатыннан укытучыларның тематик эш планнары электрон журнал белән чагыштырылды һәм өйрәнелде. Укытучыларның контроль эшләрне уздыру вакыты, билгеләр кую, дәфтәрләрендә һәм электрон журналда тәңгәл килүе  тикшерелде һәм анализланды.

Ачы авыл китапханәсендә  балалар белән "Родной язык мелей всего на свете" дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Авыл яшьләре төрле уеннарда актив катнашып, күңелле ял иттеләр.Соңыннан яшьләр өчен дискотека булды.

25 февраль көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре  Теләче урта мәктәбендә Халыкара туган тел көне уңаеннан “Иң татлы тел – туган тел” дип исемләнгән ШТМ үткәрделәр.

Уенда 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар актив рәвештә татар теленә кагылышлы иҗади биремнәрне үтәделәр, тел турындагы шаян сорауларга җаваплар бирделәр, логик фикерләү сәләтен үстерүче, акыл үсешен ачучы биремнәрдә катнаштылар, шулай ук табышмакларга җаваплар бирделәр һәм тизәйткечләрне исләренә төшерделәр.      

Кичә ахырында ике команда да халык иҗаты буенча берәр чыгыш күрсәтте: җырлады һәм биеде. Соңыннан жюри җиңүче команданы билгеләде һәм безнең китапханә аларга истәлек бүләкләре тапшырды.

2016 елның 26 февраль көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагог-психологы Г. Р.Зиннатова, “Ана бәхете” программасы кысаларына таянып, дүртенче дәресен үткәрде. Бу программаның максаты: бәби көтүче әниләрдә ышанычлык хисен арттыру  һәм психологик киеренлекне булдырмау.

Бакчабызда тәрбияләнүче балалар  тәрбияче апалары һәм әти-әниләре белән берлектә төрле конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Мәктәпкә китүчеләр төркеменә йөрүче Хамитова И.И.,Галимов И.И. уртанчылар төркеменә йөрүче Гилмутдинова М.Ф.район күләмендә үткәрелгән янгынга каршы рәсем конкурсында катнаштылар һәм 1,2,3 нче урыннарны алдылар.Аларны һәм тәрбияче апаларын котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

20 – 21нче февраль көннәрендә рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән үткәрелгән Республика олимпиадасында Теләче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы  Иванова Кристина призер булды. Аның укытучысы – Г. Ф. Кәримова. Укучыга һәм олимпиадага әзерләүче укытучыга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

21 февраль көнне Теләченең 2нче номерлы балалар  бакчасы балалары район мәдәният йортында үткәрелгән  “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең район сайлап алу турында чыгыш ясадылар. «Конферанс» номинациясендә Баева Динә һәм  Гарифуллина Руфинә, «Вокал-соло» номинациясендә Хасанов Солтан и Шайдуллина Иделия, «Хореография»  номинациясендә  «Капельки” бию төркемене үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар аларның чыгышларын кайнар алкышлар белән кабул иттеләр.Безнең кызларыбыз Динә,Руфинә һәм Иделия икенче турга узып ,Арча шәһәрендә чыгыш ясау хокукына ия булдылар.Аларга 19 мартта да уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

Теләче дәүләт ветеринария берләшмәсе ел башыннан, Баш ветеринария идарәсе раслаганан план нигезендә, районыбыз хуҗалыкларындагы  эре мөгезле терлекләрне туберкулезга каршы тикшерү, лейкоз, бруцеллез              чирләренә кан  алу эшләрен башлап җибәрде.

Беррәттән эре мөгезле терлекләрне  котыру авыруына каршы вакцинацияләү, паразитларга каршы тикшерү,эшкәртү эшләре дә алып барыла.

Котыру авыруын кисәтү максатыннан хуҗасыз этләрне ачыклау, аучылар  белән  төлкеләрне атуга килешү төзү, халыкка  аңлату эшләре алып бару дәвам итә.

Ветеринар - санитар чаралар узвакытында - Баш ветеринария идарәсе тарафыннан  I  кварталга  расланган график буенча    үткәрелеп барыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International