25 февраль конне, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез буларак теркәлгән 2 кеше - оешма аркылы Казан сэудэ-икътисад техникумына «Повар» хонэре буенча профессиональ белем алырга укырга жибэрелде.
25-26 февраль коннэрендэ «БИНК» дэулэт учреждение хезмэткэре – психолог Биккинеева Д.Р. ярдэме белэн эшсез буларак теркэлгэн гражданнарга социаль адаптация хэм психологик ярдэм хезмэтлэре курсэтелде.
Балалар шагыйрьнең балачагы белән таныштылар. Китапханәче шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Әлеге дәресләр балаларга татар әдәбиятын кече яшьтән өйрәтү максатыннан оештырыла.
22 февраль көнне район мәдәният йортында Теләче районы оешуга 25 ел тулу һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән "Замана егете" бәйгесе үткәрелде. Шәтке авылыннан Рамазан Мөхәммәтҗанов әлеге бәйгедә катнашып "Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы" номинациясендә җиңү яулады.
25 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә китап белән кызыксынуга омтылыш уяту уңаеннан “Яшәгән ди, булган ди” – исеме астында татар халык әкиятләрен кычкырып уку үткәрелде. Балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча яратып тыңладылар.
Конференциядә хуҗалыкларның 2015 елга финанс эшчәнлегенә анализ һәм язгы кыр эшләренә әзерлеге сораулары каралды. Конференция ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Н.Н.Хазипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, хисапчылары, игътисадчылары, агрономнары, зоотехниклары, инженерлары катнашында үтте.
Члены оргкомитета, который возглавляет заместитель Секретаря ТРО ВПП «Единая Россия» Юрий Камалтынов, на заседании, которое состоялось 25 февраля, приняли решение о регистрации четырех кандидатов для участия в предварительном голосовании: депутата действующего созыва Госдумы Айрата Хайруллина, временно неработающего из Набережных ЧелновАртема Латыпова, финансового директора компании «Параллакс» Дмитрия Кузнецова, бывшего «справедливоросс» Эдуарда Шарафиева.
Таким образом, на сегодняшний день всего зарегистрировано 10 кандидатов. Члены оргкомитета продолжают консультации и прием документов от желающих участвовать в предварительном голосовании.
26 февраль көнне район мәгариф бүлегендә туган тел һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” мастер - класс бәйгесенең район туры үткәрелде. Конкурста район мәктәпләреннән 4 укытучы катнашты. Үзәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Николаева Альбина Мәгъсүмовна һәм Әбде төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Власова Надежда Николаевна җиңүче булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мөбинова Гөлнара Гаптелманнафовна (Олы Нырсы мәктәбе) һәм Сәлимова Резеда Гафуровна призерлар булдылар. Алар дүртесе дә Россиякүләм “Туган тел”мастер - класс бәйгесенең читтән торып үткәрелүче турында катнашачаклар.
20 - 22 февраль көннәрендә рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән үткәрелгән Республика олимпиадасыннан укучыларыбыз зур уңышлар белән кайттылар.Үзәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Кожокарь Наталья (укытучысы - Галимова Фәния Гаптелбарый кызы) һәм Теләче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Иванова Кристина (укытучысы - Кәримова Гөлназ Фәрит кызы) призерлар булдылар. Аларга һәм аларны олимпиадага әзерләүче укытучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары тапшырылды.
20 февраль көнне Узәк урта мәктәбендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен математика фәне буенча тест үткәрелде. 9 сыйныфтан 62 укучы, 11 сыйныфтан 33 укучы катнашты.
22 февраль көнне Теләче урта мәктәбендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча тест үткәрелде. 9 сыйныфтан 62 укучы, 11 сыйныфтан 33 укучы катнашты.