22 февраль көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә карата "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе булып үтте. Бәйгедә 10 егет ике командага бүленеп көч сынашты. Егетләрне төрле яклап сынап карадылар. Барысы да үзләренең үткен, җитез һәм җыр-моңга, юмор хисенә бай булганлыкларын исбатлап күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 21 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Ягез әле,егетләр!” бәйгесе үтте. Бәйрәмдә “Дуслар” һәм “Ялкын” командасы егетләре үзләренең сүз осталыкларына, физик яктан көчле, җыр-моңга оста икәнлекләрен күрсәтеп көч сынаштылар. Үзешчән концерт номерлары белән үрелеп барган бәйгене тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
21 нче февраль кичендә Баландыш авылы мәдәният йортында “Ягез әле, егетләр” – дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап, күңелле стартлар рәвешендә барды. Авылыбыз яшьләре ике командага “Патриот” һәм “Авыл егетләре” командаларына бүленеп көчләрен сынадылар. Скакалкада сикерү, эстафета, шайба тәгәрәтү, бәрәңге әрчү, кашык белән су ташу һәм башка уеннарда егетләр сынатмадылар. Егетләр өчен иң ошаганы кызларга прическа ясау булгандыр. Ярыш ахырында дуслык җиңде һәм ярышта катнашкан егетләргә бүләкләр тапшырылды.
22 нче февраль көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Солдатлардан кайнар сәлам"-музыкаль кичә үткәрелде. Безнең авылдан 2 егетебез бүгенге көндә илебез тынычлыгы сагында тора : Валиуллин Алмаз Миннәхмәт улы, Шәвәлиев Илназ Мөбәрәкҗан улы. Бу кичәгә егетләрнең әти-әниләре чакырылды,солдатларның хатлары укылды. Ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлап Олы Мәтәскә үзешчәннәре тарафыннан концерт куелды.
Балалар язучының иҗаты һәм тормышы белән якыннанрак таныштылар.
Балалар иҗат үзәгенең “Гарәп теле графикасы” түгәрәгенә йөрүче укучылар,өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы җитәкчелегендә, 2005\2006 уку елында шушы ук түгәрәккә йөреп белем алган Шарипов Илназ абыйлары белән очрашты. Ул хәзерге вакытта Кол Шәриф мәчетендә имам ярдәмчесе ролен башкара. Илназ Шәрипов укучылар биргән сорауларга җавап бирде һәм үзенең теләкләрен җиткерде.
(Физик тәрбия укытучысы һәм бадминтон буенча өстәмә белем бирү педагогы – Алмаз Җәббаров). Әлеге грант республиканың төрле районарының 7 мәктәбенә тапшырылды.
Соңгы елларда районыбызда автотранспорт саны артканнан арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл - транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә үз чиратында балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасы"н өйрәтү, аларда юлда йөрү,транспортта үзеңне тоту күнекмәләре формалаштыру без тәрбиячеләрнең ,барлык педагогларның изге бурычы булып тора. Шушыларны күздә тотып бүген 26 феврал көнне 3нче балалар бакчасында ГКУ “Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ”ның әйдәп баручы специалисты Закиров Д.Р. катнашында зурлар һәм мәктәпкәчә төркем балаларына ПДД буенча КВН (тәрбиячеләре Хузина Р.Г.,Хадиева Ф.Г.,Хазинурова Г.Р.) КВН күңел ачу чарасы булып үтте.Без балалар белән автобуска утырып сәяхәткә бардык. Юлда барганда машинаның нинди өлешләрдән торуын ачыкладык, юлда, транспортта үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп белгәннәребезне ныгыттык. Ачык чара күңелле уеннар белән үрелеп барды.
26 февраль көнне “Батыр” спорт комплексында Теләченең район буларак оешуына 25 еллыгы уңаеннан район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары арасында ГТО буенча кышкы фестиваль уздырылды. Чарада район мәктәпләреннән барлыгы 10 команда катнашты. Фестиваль кысаларында укучылар үз яшьләренә туры килүче V баскыч сынауларын тапшырдылар.
25 февраль көнне “Батыр” спорт комплексында һәм район мәдәният йортының спорт залында 2000-2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенрәсәй Спартакиадасы кысаларында муниципаль этап уеннары узды. Ярышта районның 10 мәктәбеннән командалар катнашты: Иске Җөри мәктәбе, Олы Нырсы мәктәбе, Шәдке мәктәбе, Алан мәктәбе, Узәк мәктәбе, Сауш мәктәбе, Теләче мәктәбе, Югары Кибәхуҗа мәктәбе, Ленин исемендәге урманчылык мәктәбе һәм Олы Мишә мәктәбе командасы.