Айдар авыл китапханәсендә күренекле балалар язучысы А.Бартоның 110 еллыгына багышлап «Всем детям ровесница» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Китапханәче балаларны язучының иҗаты белән таныштырды, аның китапларына күзәтү ясады. Балалар яратып өлгергән шигырьләрнең күбесен яттан сөйләделәр. Чара файдалы һәм күңелле үтте.
22 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә балалар белән дуслык һәм әкияти герой – Чебурашка турында әңгәмә уздырылды. Эдуард Успенский тарафыннан моннан ярты гасыр элек иҗат ителгән бу персонаж чын дусның гәүдәләнеше булып тора. Балалар яраткан геройларын рәсемгә дә төшерделәр.
20 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел- иӊ татлы тел» дип исемләнгән йолдыз сәгате уены булды. Әлеге чараныӊ максаты укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү иде. Шулай ук укучылар китапханәдә «Тел-күӊел көзгесе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныша алдылар.
Февраль аенда герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Ямбулат авылы китапханәсендә дә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Мәңге үлмәс Муса, синең җыр" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче Шакурова Г. укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Алар белән туган тел турында шигырьләр укылды, туган телгә кагылышлы табышмаклар һәм мәкальләр әйтелде. Мәдәни чараның исеме “Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә” дип аталды.
21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шармыш авыл китапханәсендә бу көнгә багышланган тематик сәгать үткәрелде. Бу чара Г.Тукайның “Туган тел” шигырен уку белән башланып китте. Укучыларга “Ни өчен шагыйрь туган телен шул кадәр яраткан?” дигән сорау куелды. Балалар төрле-төрле, ләкин дөрес җаваплар бирделәр, әйтергә теләгән фикерләре бер иде: чөнки бу телдә аның иң якын кешеләре, әти-әнисе аралашкан. Укучылар шулай ук телне дөрес кулланмасаң аның иң начар әйбергә өйләнергә мөмкин икәнлеген дә белделәр. Киресенчә, тел ярдәмендә без иң матур сүзләрне әйтә, иң җылы хисләрне белдерә алабыз. Менә шундый көчле корал икән ул тел. Укучылар тел турындагы мәкалҗләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, уен һәм конкурсларда актив катнаштылар.
21 нче февраль – Туган тел көне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә күргәзмә эшләнде. Исеме “И газиз туган телем”дип исемләнде. Күргәзмәгә төрле шагыйрьләрнең туган телгә атап язылган шигырьләре куелды.
Бу экологик дата диңгез һәм океаннарда яшәүче барлык хайваннарны саклау көне булып та санала. Шармыш авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Морские чудеса” дигән китап буенча “Су астындагы тормыш” дигән темага әңгәмә уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары «Морские млекопитающие» дип аталган презентация карадылар, диңгез хайваннарының кимүе, юкка чыга баруы турында да фикер алыштылар.
23 февраль көнне Югары Мәтәскэ авыл клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт ярышлары булып үтте. Авыл яшьләре төрле уеннарда актив катнашып, күңелле ял иттеләр.Соңыннан яшьләр өчен дискотека булды.
21 февраль көнне Субаш авыл клубында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә карата “Аулак өй” өй дигән кичә үткәрелде. Бу кичәдә шулай ук тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан Урта Мишә авылы клубы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар фольклор ансамбле дә катнашты. Кичә бик күңелле үтте. Бу кичә безнең элеккеге йолаларыбызны, яшь буынга өйрәтү максатыннан үткәрелде.