Күкчә авылы китапханәсндә 21 февраль - Бөтендөнья телләр көне уңаеннан «Сүзлек килә сүзгә ярдәмгә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Олы Нырсы авыл китапханәсендә 21 нче февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап “Олыла син туган телеңне” дип исемләнгән бәйге уздырылды. Ул укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт, горурлану хисе уяту йөзеннән үткәрелде. Бәйгедә зирәк, тапкыр укучылар билгеләнелде. Туган телгә багышлап татар халык макәльләре әйтелде.
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.Әлеге уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә, 18 -21 февральгә кадәр “Туган телем-серле тел” исеме белән төрле чаралар уздырылды. “Чишмә җыры, былбыл моңы синдә, татар теле"- шигырь укучылар конкурсы, 2 командага бүленеп викторина һәм китап күргәзмәсе эшләде.
21 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Минем әти- иӊ яхшы әти» дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 21 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе үтте. Бәйрәмдә “Дуслар” һәм “Ялкын” командасы егетләре үзләренең сүз осталыкларына, физик яктан көчле, җыр-моңга оста икәнлекләрен күрсәтеп көч сынаштылар. Үзешчән концерт номерлары белән үрелеп барган бәйгене тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Теле барның – иле бар” – исемле поэзия сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга туган тел көне турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен һәм шигырьләрен кычкырып укыды. Укучылар туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәрне исләренә төшерделәр.
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Тел – күңел көзгесе” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Бу уенда ике команда “Тел белгечләре” һәм “Тукай оныклары” үзара көч сынаштылар. Конкурста укучыларның белемнәре төрлечә бәяләнде. Анда кроссвордлар да, табышмак, мәкаль - әйтемнәр дә, логик фикерләүгә нигезләнгән кызыклы сораулар да бар иде. Уен - конкурста катнашкан укучылар үзләренең нәфис сүз буенча осталакларын да күрсәттеләр. Уен файдалы һәм кызыклы үтте. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында “Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
21 февраль - Халыкара Туган тел көне. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 20 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, татар теленең байлыгын, камиллеген күрсәтү максатыннан "Көчле дә ул, бай да, ягымлы да -туган тел” исемле китап күргәзмәсе төзелде.
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Татар теле - шагыйрьләр теле" поэзия сәгате үткәрелде. Бу көннең килеп чыгу тарихы аңлатылды. Балалар "Татар теле - шагыйрьләр теле" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар "Тел ачкычы" исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
Китапны тапшырган вакытта укучы белэн индивидуаль әңгәмәләр үткәрү укучыларнын әсәрне ничек кабул итүләрен ачыкларга ярдәм итә. Бу чараларның төп максаты – әңгәмә барышында укучының сөйләмен яхшырту.