ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

Туган тел көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәчесе «Кояшкай» балалар бакчасында  «Туган телем чишмә җырыдай» дип исемләнгән аралашу сәгате уздырды. Нәрсә ул туган тел? Туган телең матур булсын өчен нишләргә кирәк? дигэн сорауларга балалар белән бергәләп җавап таптык. Үзлэренең яшьләренә карап алар туган телне беләләр, туган телдә матур шигырьлэр сөйләп, туган телне бергәләп җырлап аралашуны тәмамладык.

Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара туган телләр көне уңаеннан "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән инша язу бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә Ямбулат авылы китапханәсе каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар актив катнаштылар. Халкымның иң зур байлыгы - ул уйлый һәм сөйләшә ала торган тел. Туган телемнең киләчәге һәрберебезгә дә кагыла.

Туган  илебезнең,  торган  җиребезнең  кадерле  булуын да  без  иң  элек  туган  тел аша тоябыз. Һәр  халыкның  туган  теле ул,  иң  элек  аның  мәдәнияте,  тарихи  көзгесе.  21 нче  февраль   Халыкара  туган  тел  көне  дип  игълан  ителде.  Шул  уңайдан,  халкыбызда  туган  телебезгә  карата  мәхәббәт,  горурлык    хисе  тәрбияләү  йөзеннән  20 нче  февраль  көнне  Алан  авыл  китапханәсендә  “Туган  телем- иркә  гөлем” дигән  китап  күргәзмәсе  оештырылды.  Китапханәче  күргәзмә  янында  балалар  өчен  әңгәмә  үткәрде.

Шармыш авыл китапханәсендә татар һәм рус әкиятләре буенча рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста һәр теләгән кеше катнашты. Балалар арасында берничә әкият буенча рәсем ясаучылар да булды.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәсендә үткәрелгән “Туган якка солдат сәламе” дигән кичәгә, бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әти-әниләре чакырылды. Ата-ананың бөеклеге шунда – алар илебезнең һәр почмагында намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш, сәләтле, илһамлы балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра. Аннан соң, сабыр гына кош теледәй генә булса да бер хат, изге хәбәр көтә. Менә бүген дә солдат хатларын укыганда, егетләребезне үз арабызда кебек тойдык.

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә балаларга “Туган телем-газиз телем” - танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Газизова Р. балаларга туган тел көне турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен һәм шигырьләрен кычкырып укыды. Балалар туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәрне исләренә төшерделәр.

Баландыш авыл китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре тарафыннан 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 9-11 нче сыйныф егетләре арасында күңелле стартлар оештырылды. Алар 2 командага бүленеп ярыштылар. Һәрвакыттагыча дуслык җиңде.

Баландыш авыл китапханәсендә  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан егетләр белән тәрбияви әңгәмә уздырылды. Патриотик рухтагы җырлар ,шигырьләр тыңланды.

Халыкара туган тел көне уңаеннан Узәк ав­ыл китапханәчесе 1 сыйныф укучылары бел­ән "Туган телебез, син безнең дустыбыз" ­дигән темага әңгәмә үткәрде. Чараның ­төп максаты - балаларга туган телебезнең ­матур һәм бай булуын аңлату, телебезгә к­арата кызыксыну һәм горурлык хисе уяту и­де. Әңгәмәд укучылар бик теләп катнашты­лар. Аларның туган телгә багышланган җыр­лар, мәкальләр һәм әйтемнәрне күп белүлә­ре бик сөендерә һәм сокландыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International