Туган тел көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәчесе «Кояшкай» балалар бакчасында «Туган телем чишмә җырыдай» дип исемләнгән аралашу сәгате уздырды. Нәрсә ул туган тел? Туган телең матур булсын өчен нишләргә кирәк? дигэн сорауларга балалар белән бергәләп җавап таптык. Үзлэренең яшьләренә карап алар туган телне беләләр, туган телдә матур шигырьлэр сөйләп, туган телне бергәләп җырлап аралашуны тәмамладык.