Апрель - кошлар ае, кошларның ояларга күпләп килү вакыты. Ел саен 1 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.
Айдар авыл китапханәсе клуб белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган "Яратам кошларның җырларын-моңнарын, алар бит канатлы бизәге дөньяның" исемле викторина үткәрде. Чара башында кошлар көнен бәйрәм итүнең тарихы, аларның кешегә нинди файда китерүе турында сөйләнде. Балалар викторинада актив катнаштылар, табышмакларга, экологик викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр, шулай ук кошлар турындагы әсәрләрне искә төшерделәр. "Канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсендә канатлы планетаның кайбер вәкилләре, кошлар тормышыннан кызыклы мизгелләр, шулай ук канатлы дуслар килүгә ничек дөрес әзерләнергә кирәклеге турында белделәр. Балалар кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы, табигатьтә һәм кеше тормышында нинди роль уйнаулары белән таныштылар. Чара барышында укучылар яз көне безгә нинди кошлар очып килүе, ә кайсылары ел әйләнәсе янәшәдә яшәве турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Чара азагында балалар кошларның дуслары һәм яклаучылары булырга вәгъдә иттеләр.