15 февральдә 19 февральгә кадәр безнең балалар бакчасында кышкы кече олимпия уеннары булып узды. Әлеге уеннарны физик үсеш инструкторы Хисаметдинова Л.Н үткәрде. 19 февраль көнне олимпиаданың ябылу тантанасы булып узды. Балалар төрле эстафеталарда катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар. Балаларга әлеге уеннар бик ошады.
18 һәм 19 февраль көннәрендә безнең балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт уеннары булып узды. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чараны физик үсеш инструкторы Химатетдинова Л.Н һәм музыка җитәкчесе Терло Э.В оештырдылар. Чара 23 февральгә багышланган җыр-биюләр һәм спорт уеннары белән үрелеп барды. Балалар һәм әти-әниләргә бәйрәм бик ошады.
Олы Нырсы мәктәбе гомуми командалар арасында 2 урынны алды, кызлар арасында Губайдуллина Н.-3 урын, Гаязова З.- 2 урын.
Ул үзе белән М.Җәлилнең балалар өчен китаплар алып килгән иде.Балаларны шулар белән таныштырып, берничә шигырь укып китте, балаларга китапны яратырга,аны чиста,пөхтә итеп сакларга кирәклеген әйтте.
Конкурста 2-11 нче сыйныфлар катнашты.
2016 нчы елның 27 февралендә Олы Мәтәскә мәктәбендә Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 1998 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Миннегали Ногуманов истәлегенә багышланган милли көрәш беренчелеген уздырды. Барлыгы 9 мәктәптән 115 укучы катнашты.
20.00 сәгатькә сайлаучыларның 80,4% тавышларын бирде.
Ватанны Саклаучылар көненә карата 22 февраль көнне район мәдәният йортында «Замана егете» бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә районыбызның төрле авылыннан 6 егет катнашып төрле номинациядә җиңү яулады. «Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы» - Рамазан Мухаметзянов, «Иң талантлы» - Ильяс Фархуллин, «Иң җитез» - Айзат Миннебаев, «Иң уңган» - Айнур Гиниев, «Иң тапкыр» - Зульфат Вильданов, ә «Замана егете» исеменә Алан авылыннан Гаяз Кашапов лаек булды.
21 февраль көнне район мәдәният йортында Республика күләм “Созвездие-Йолдызлык 2016” телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Бу фестивальдә районның барлык мәктәпләре дә катнашты. 5-21 яшьтәгеләр “Вокал-соло”, “Вокал ансамбльләре”, “Хореография”, “Конферанс”, номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Аларны урыннарда билгеләнгән жюри бәяләде. Фествальдә мәдәният йортыннан, “Аленушка”, “Кояшкай” һәм “Шатлык” балалар бакчасыннан, 14 район мәктәбеннән, балалар сәнгать мәктәбеннән, балалар иҗат үзәгеннән барлыгы 270 бала катнашты.
25 февраль көнне, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан “Иң татлы тел – туган тел” дип исемләнгән ШТМ үткәрделәр. Уенда 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар актив рәвештә татар теленә кагылышлы иҗади биремнәрне үтәделәр, тел турындагы шаян сорауларга җаваплар бирделәр, логик фикерләү сәләтен үстерүче, акыл үсешен ачучы биремнәрдә катнаштылар, шулай ук табышмакларга җаваплар бирделәр һәм тизәйткечләрне исләренә төшерделәр. Кичә ахырында ике команда да халык иҗаты буенча берәр чыгыш күрсәтте: җырлады һәм биеде. Соңыннан жюри җиңүче команданы билгеләде һәм безнең китапханә аларга истәлек бүләкләре тапшырды.