25 февраль көнне, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан “Иң татлы тел – туган тел” дип исемләнгән ШТМ үткәрделәр. Уенда 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар актив рәвештә татар теленә кагылышлы иҗади биремнәрне үтәделәр, тел турындагы шаян сорауларга җаваплар бирделәр, логик фикерләү сәләтен үстерүче, акыл үсешен ачучы биремнәрдә катнаштылар, шулай ук табышмакларга җаваплар бирделәр һәм тизәйткечләрне исләренә төшерделәр. Кичә ахырында ике команда да халык иҗаты буенча берәр чыгыш күрсәтте: җырлады һәм биеде. Соңыннан жюри җиңүче команданы билгеләде һәм безнең китапханә аларга истәлек бүләкләре тапшырды.