18 һәм 19 февраль көннәрендә безнең балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт уеннары булып узды. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чараны физик үсеш инструкторы Химатетдинова Л.Н һәм музыка җитәкчесе Терло Э.В оештырдылар. Чара 23 февральгә багышланган җыр-биюләр һәм спорт уеннары белән үрелеп барды. Балалар һәм әти-әниләргә бәйрәм бик ошады.