Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле ул, иң элек аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү йөзеннән 20 нче февраль көнне Алан авыл китапханәсендә “Туган телем- иркә гөлем” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче күргәзмә янында балалар өчен әңгәмә үткәрде.