21 нче февраль - Халыкара туган тел көне.

2016 елның 26 феврале, җомга

21 нче февраль - Халыкара  туган тел көне. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә  “Тел – күңел көзгесе” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Бу уенда ике команда “Тел белгечләре” һәм “Тукай оныклары” үзара көч сынаштылар. Конкурста укучыларның белемнәре төрлечә бәяләнде. Анда  кроссвордлар да, табышмак, мәкаль - әйтемнәр дә, логик фикерләүгә нигезләнгән кызыклы сораулар да бар иде. Уен - конкурста катнашкан укучылар  үзләренең нәфис сүз буенча осталакларын да күрсәттеләр. Уен файдалы һәм кызыклы үтте. Җиңүчеләргә  истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында “Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International