25 февраль көнне “Батыр” спорт комплексында һәм район мәдәният йортының спорт залында 2000-2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенрәсәй Спартакиадасы кысаларында муниципаль этап уеннары узды. Ярышта районның 10 мәктәбеннән командалар катнашты: Иске Җөри мәктәбе, Олы Нырсы мәктәбе, Шәдке мәктәбе, Алан мәктәбе, Узәк мәктәбе, Сауш мәктәбе, Теләче мәктәбе, Югары Кибәхуҗа мәктәбе, Ленин исемендәге урманчылык мәктәбе һәм Олы Мишә мәктәбе командасы.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Кызлар арасында
1 урын: Олы Мәтәскә мәктәбе
2 урын: Олы Нырсы мәктәбе
3 урын: Иске Җөри мәктәбе
Малайлар арасында:
1 урын: Иске Җөри мәктәбе
2 урын: Узәк мәктәбе
3 урын: Сауш мәктәбе
Җиңүче мәктәп район данын ярышның зона турында яклаячак.