ГТО буенча кышкы фестиваль уздырылды.

2016 елның 26 феврале, җомга

26 февраль көнне “Батыр” спорт комплексында Теләченең район буларак оешуына 25 еллыгы уңаеннан район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары арасында ГТО буенча кышкы фестиваль уздырылды. Чарада район мәктәпләреннән барлыгы 10 команда катнашты. Фестиваль кысаларында укучылар үз яшьләренә туры килүче V баскыч сынауларын тапшырдылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Кызлар арасында:

1 урын: Камалетдинова Ләйлә (Олы Мишә мәктәбенең Әбде филиалы)

2 урын: Гаязова Зилә (Олы Нырсы мәктәбе)

3 урын: Гобәйдуллина Назилә (Олы Нырсы мәктәбе)

Малайлар арасында:

1 урын: Закиров Инсаф (Үзәк мәктәбе)

2 урын: Фәсхиев Равил (Иске Җөри мәктәбе)

3 урын: Семенов Семен  (Олы Мишә мәктәбенең Әбде филиалы)

Командалар арасында урыннар:

1 урын: Олы Мишә мәктәбе

2 урын: Олы Нырсы мәктәбе

3 урын: Теләче мәктәбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International