26 февраль көнне район мәгариф бүлегендә туган тел һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” мастер - класс бәйгесенең район туры үткәрелде. Конкурста район мәктәпләреннән 4 укытучы катнашты. Үзәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Николаева Альбина Мәгъсүмовна һәм Әбде төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Власова Надежда Николаевна җиңүче булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мөбинова Гөлнара Гаптелманнафовна (Олы Нырсы мәктәбе) һәм Сәлимова Резеда Гафуровна призерлар булдылар. Алар дүртесе дә Россиякүләм “Туган тел”мастер - класс бәйгесенең читтән торып үткәрелүче турында катнашачаклар.