Зур уңышлар белән кайттылар.

2016 елның 26 феврале, җомга

20 - 22 февраль  көннәрендә рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән  үткәрелгән  Республика  олимпиадасыннан  укучыларыбыз  зур  уңышлар  белән кайттылар.Үзәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Кожокарь Наталья (укытучысы -  Галимова  Фәния Гаптелбарый  кызы) һәм Теләче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы  Иванова  Кристина  (укытучысы - Кәримова  Гөлназ  Фәрит  кызы) призерлар булдылар. Аларга  һәм  аларны  олимпиадага  әзерләүче  укытучыларга Мәгариф  һәм  фән  министрлыгының  Дипломнары  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International