17-27 февральдә мәгариф бүлеге методистлары тарафыннан Теләче урта мәктәбендә укыту тәрбия эшенең оештырылуы буенча тикшеру уздырылды.

2016 елның 26 феврале, җомга

Эшчәнлекне өйрәнүдә, экспертлар буларак, район мәктәпләреннән директор урынбасарлары  катнашты.

     Тикшерү кысаларында мәктәп администрациясенең һәм укытучыларның белем бирү программалары, локаль актлар, эш һәм тәрбия планнарының төзелүе һәм үтәлүе тикшерелде. Мәктәптәге эчке контроль эшчәнлеге өйрәнелде һәм аерым фәннәр буенча 2-11 сыйныфларда муниципаль контроль эшләр үткәрелде. Укыту программаларының үтәлүен тикшерү максатыннан укытучыларның тематик эш планнары электрон журнал белән чагыштырылды һәм өйрәнелде. Укытучыларның контроль эшләрне уздыру вакыты, билгеләр кую, дәфтәрләрендә һәм электрон журналда тәңгәл килүе  тикшерелде һәм анализланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International