Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә төп мәсьәлә буларак аларда туган илгә,туган төбәккә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү тора. Туган төбәкнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре, традицияләре бала күңеленә үтеп керергә тиеш. Программа таләпләрен истә тотып, тәрбиячеләр балаларны Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре, гореф-гадәтләре, күңел бизәкләре белән таныштырырга тырышалар. Туган тел көненә багышланган атналыгы барышында Үзәк балалар бакчасында тәрбияче Валентина Степанова зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын татар халкының күңел бизәкләре-орнаментлар белән таныштырды. Балалар туган төбәкләре турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр.