24 февраль көнне безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында Туган тел һәм Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек.

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бәйрәмгә 12 баланың да әтиләре килгән иде. Балалар ике бәйрәм турында шигырьләр  сөйләделәр, әтиләргә багышлап иң матур җырларын җырладылар. Бик күп матур биюләр биеп күрсәттеләр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен  әтиләренә бүләк иттеләр.Кичә  ахырында әтиләр мәкаль әйтешүдә, табышмакка дөрес   җавап  бирүдә көч сынаштылар. Иң тапкыр һәм зирәк әти булып Шагиев Фәрит табылды. Әтиләргә бәйрәм ошады. Алар үз балалары белән горурланып утырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International