22 февраль көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында районыбыз оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында, районыбыз оешуга 25 ел тулу уңаеннан кышкы спартакиада уздырылды. Спартакиадада Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укытучылары да актив катнашты. Алар үз көчләрен чаңгы шуу, кул көрәше, мылтыктан ату, өстәл теннисы, шахмат, гер күтәрү һ.б. спорт төрләрендә сынап карады.Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.