Күңелле стартлар.

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,коллективизм , иптәшлек, үзара ярдәмләшү, иҗади фикерләү сәләтен, җитезлек, көч, хәрәкәт активлыгын, игътибарлылыкны үстерү максатыннан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, хәрби- патриотик айлык кысаларында “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Ярышлар программасына туплар белән эстафета, тутырылган шарлар белән эстафета, капитаннар ярышы, гимнастик таяклар белән  узышу, шарлар белән волейбол, төз ату буенча бәйгеләр кертелгән иде. Барыбыз да катнашты, ДУСЛЫК - ҖИҢДЕ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International