22 февраль көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында районыбыз оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиада булды. Ул районыбыз оешуга 25 ел тулу уңаеннан уздырылды. Спартакиадада Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары да актив катнашты. Алар үз көчләрен түбәндәге спорт төрләре буенча сынап карады: чаңгы шуу, кул көрәше, мылтыктан ату, өстәл теннисы, шахмат, гер күтәрү һ.б. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Районыбызда спорт ярышлары һәрвакытта бик җанлы һәм күңелле уза.