Бәйрәмне “Таң” күмәк хуҗалыгы рәисе Сөнгатуллин Р.М. ачып җибәрде.Спартакиаданың көн тәртибендә бик күп төрле спорт ярышлары бар иде.Прораммага күңелле ярышлар кертелгән иде.Шундыйлардан-“Кырны минадан чистарту”,”Граната ыргыту”уеннары.
Авыл халкының күңеле күтәренке иде,барлык уеннар уен-көлке ,бәйрәм рухы белән үтте.
Урамда халык кайнар чәй,җылы коймак белән сыйланды,җыр- бию тынмады.Ә кичен клубта җиңүчеләрне бүләкләп,концерт программасы күрсәтелде.Әнә, шулай гөр килеп эшли дә ,ял итә дә белә Ямбулат халкы.