Күргәзмәдә Теләче районнан чыккан каләм осталарының иҗаты турындагы альбомнар, фоторәсемнәр, язучыларыбызның әсәрләрен туплаган китаплар урын алган. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк, якташларыбыз иҗаты белән кызыксынучыларны китапханәдә көтеп калабыз.
Бу очрашуга шулай ук якташыбыз композитор Фәрит Хатыйпов та чакырылган иде. Очрашу җанлы әңгәмә формасында барды. Якташларыбыз белән бергәләп районның кабат торгызылуына 25 тулуын билгеләп үтүгә кагылышлы мәсьләләре каралды. Якташларыбыз үткәреләчәк мәдәни чаралар буенча анык фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Китап укучыларда россия – әфган мөнәсәбәтләренең тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан игълан ителгән, “Афганистан в душе моей” иншалар бәйгесе, 4 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе кысаларында үткәрелде. Бәйгенең таләпләре түбәндәгечә иде: теманы тулысынча ачып бирү, логик фикер йөртү, тема буенча үз мөнәсәбәтеңне белдерү һәм грамоталылык. Биредә 14 яшьлек балалар катнашты. Һәрбер катнашучы мөһим мәсьәләләргә кагылышлы иҗади эш тәкъдим итте. Әмма дә ләкин, шундый итеп җитди теманы тирәнтен ачып бирү өчен, хәтта бик эчтәлекле бер фильм карау да җитми – моның өчен архив документлары белән эшләү, шушы вакыйгаларда катнашучыларның хатирәләрен ишетү зарур.
Мондый чаралар үткәрү, алга таба да укучылар өчен, Әфган сугышында катнашкан өлкән туганнарының – әтисенең, абыйсының сөйләгәннәрен тыңларга, рәсми документларны гына түгел, гаилә архивларын да тирәнтен өйрәнергә сәбәп булыр дип өметләнәбез.
Әлеге чара авыл җирлегендә эшләүче мәдәният учакларының иҗат төркемнәре катнашында концерт программасы белән башланды. Сәхнәдә «Мисолька», «Агыйдел» татар фольклор ансамбле чыгышы, һәм аерым башкаручыларның чыгышларын тамашачылар бик яратып карадылар.
Түгәрәккә йөрүчеләр мәдәният йортында үтүче һәр чарада да актив катнашалар. Хәзерге вакытта мәдәният йортында Район оешуга 25 ел унаеннан уздыралачак фестивальга әзерлек репетицияләре бара.
Ачы мәдәният йортына йөрүче балалар кул эшләре белән шөгельләнәләр. Берләшмәдә 5 яшьтән 16 яшькәчә балалар шөгыльләнә. Соңгы очрашуда балалар “Беренче кар” композициясен ясадылар. Шулай ук “Спорт –ул көч” берләшмәсенә йөрүче балалар теннис, шашка, шахмат белән дә шөгыльләнәләр.
Казаклар авыл клубында даими рәвештә укучылар белән төрле чаралар үткәрелә.Чираттагысы "Терроризм...Сак бул!!!" исеме астында үткән рәсем конкурсы иде. Укучылар шул темага карата рәсемнәр ясадылар, терроризм турында үз фикерләрен җиткерделәр.
1 февраль конне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының республика җитәкчелеге һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы катнашында киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Бу чарада Лесной авылы клубы коллективы катнашты.
29 нчы январь Әбде авылы мәдәният йортында Әбде авыл җирлеге Советының 2015 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Шулай ук Әбде мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләр катнашында концерт программасы күрсәтелде.
5 февраль көнне Алан гомуми белем бирү мәктәбе базасында 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен физика,химия,биология һәм рус әдәбиятыннан үзләрен алдан сынап карау өчен тестлар уздырылды.Бу чарада барлыгы 61 укучы катнашты