Кичә чәй өстәле артында рухи хәзинәбез - китаплар турында бик җанлы һәм җылы мөнәсәбәттә сөйләшү, фикер алышулар белән үрелеп барды .Соңыннан китап укучыларыбыз Грамота һәм китаплар белән бүләкләнделәр.
Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «2016 ел-кино елы» дигән стенд ясалды. Әлеге стендка татар кинолары турындагы фоторәсемнәр куелды.
Биредә үзешчәннәр концерты булды, оешма җитәкчеләренең 2015 ел йомгаклары буенча чыгышлары тыңланды. Отчетлардан соң район башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл халкын борчыган сорауларга җавап бирде.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 31 январь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хузиахметова З.Г. “ Тылсымлы энә” түгәрәгендә йөрүче балаларга чана шууны оештырды. Балалар бик теләп килделәр. Рәхәтләнеп, карда тәгәри-тәгәри шудылар. Мондый чараны оештырган өчен рәхмәт әйттеләр.
Шәтке авылы китапханәсендә "Туган ягым - Теләче" дип исемләнгән стенд ясалды. Әлеге стенд Теләче районының 25 еллыгына багышлана. Стендка район турындагы материаллар урнаштырылды.
Ямбулат авылы китапханәсендә "Табигатьнең һәр мизгеле матур" дип исемләнгән табигатькә күзәтү үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан журналлары аша кышкы матурлыкка соклануларын белгерттеләр. Балалар кыш турында кышкы уеннар, яңа ел кунагы - яңа ел чыршысын бизәү, кыш бабай хикмәтләре, кар яву хакындагы мәкальләр белән таныштылар.
Казаклар авылы китапханәсендә «Сез яраткан газет – җурналлар” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде, китап укучылар китапханәгә килә торган матбугат белән таныштылар.
Январь аенда Олы Нырсы китапханәсндә “Китапханә тормышы” дип исемләнгән газета чыгарылды. Газетада китапханә тормышы, үткәрелгән чаралар, китап күргәзмәсе урын алды.
Максабаш авылы китапханәсендә “Туган ягым –Теләче” исеме астында, Теләче районына 25 ел тулуга багышлап күргәзмә төзелде. Шулай ук авылыбыздан чыккан күренекле кешеләрне барлап “Максабашым минем юл башым ” дип аталган стенд эшләнде.
Куренекле татар язучысы, публицист, драматург Фатих Әмирханның тууына 130 ел уңаеннан Максабаш авылы китапханэсендэ китап кургэзмэсе тозелде. Кургэзмэгэ язучынын биографиясе һәм китаплары урнаштырылды.