3 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Белем иле буйлап” дип исемләнгән уен - сәяхәт үткәрелде. Балалар күп төрле ярышларда үзләрен сынадылар, төрле кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Бәйрәм азагында кызыклы китапларны өйләренә укырга алдылар.
Олы Мәтәскә авылында бу көн ел саен искә алына. Бүген дә шул уңайдан Ф.Хөсни музей бүлмәсенә мәктәп укучылары экскурциягә килделәр. Алар музей экспонатлары белән таныштылар. Шулай ук иҗаты белән дә кызыксындылар.
“2016 ел - Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан 3 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Русиянең һәм Татарстаннның су ресурслары турындагы журналлар белән тулыландырылган күргәзмә белән һәркем таныша ала. Хәзерге заманда су объектларының торышы начарлану күзәтелә. Бар да безнең кулда. Күргәзмәнең максаты - кешедә табигатькә сак караш уяту һәм аны саклау.
Китапханәче аларны яңа кайткан балалар китаплары белән таныштырды, аларга февраль аенда туган язучыларыбыз Муса Җәлил, Фәнис Яруллиннарның иҗаты турында сөйләде. Балалар язучыларның китапларын зур кызыксыну белән карадылар. Балаларга кече яшьтән китапка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан без балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән һәр вакыт элемтәдә торабыз, китаплар тәкъдим итэбез.
2 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “2016 ел – Татарстанда су саклау зоналары елы” дип исемләнгән почмак ясалды. Анда “ Табигать – туган йортыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм “Җир - әнкәнең зәңгәр күзләре” дигән чишмәләребезгә, сулыкларга багышланган күргәзмәләр урын алды.
2 февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Китап атналыгы" башланды. Яңа кайткан китаплардан, газета-журналлардан, аудио язмалардан күргәзмә куелды һәм үз укучыларын тапты. Китаплар дөньясына син дә күз сал дустым!!!
Хәзерге заманның иң мөһим проблемаларыннан берсе булган сәламәт яшәү рәвеше һәм яман гадәтләр куллануның сәламәтлеккә зыяны турындагы чаралар үткәрү- китапханә эшенең бер юнәлеше булып тора. Шул уңайдан 2 февраль көнне Айдар авылы китапханәчесе тарафыннан 9-11 яшьлек балалар өчен “Бүгенге заман афәте" дигән танып белү сәгате оештырылды.
2016 ел Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «2016 ел Татарстанда сулыкларны саклау елы» дигән стенд эшләнде. Әлеге стендка Иске Җөри авылындагы сулыкларныӊ фотолары куелды.
2 февраль көнне Шармыш авыл китапханәсендә Россиянең хәрби дан көне - Сталинград сугышында җиңүне бәйрәм итү көне уңаеннан «1943-й – битва за Сталинград» темасына таныштыру-әңгәмә үткәрелде. Балалар Сталинградны саклаган 200 көн тарихка иң канкойгыч, дәһшәтле көннәр буларак кереп калуын белделәр, бу турыдагы презентацияне гаҗәпләнеп, кызыксынып карадылар, сугышчыларның батырлыкларына сокландылар.
2 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә туган төбәгебезнең бай тарихын, аның горурланырлык язучыларын, данлыклы кешеләре белән танышу уңаеннан “Теләчем-туган районым” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде.