Китапханәче һәрвакыт укучыларны кызыксындырган китапларны табуда булыша.
Районыбыз оешуга 25 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Туган ягым – гүзәл җирем”дип исемләнгән стенд эшләнде. Китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдә якташ язучыларыбыз иҗаты яктырылды. Күргәзмәдән китап укучыларыбыз теләп файдаланалар.
Алар сөйләвенчә, әлеге компания продукциясе дару үләннәреннән эшләнгән, спрей рәвешендә һәм сәламәтлек өчен бик файдалы.
7 нче февраль көнне, Шәтке боз мәйданчыгында, Мамадыш районының "Берсут" (2000-2001 нче елгы укучылар) һәм "Алмас" (2001-2004 нче елгы укучылар) командалары арасында иптәшләрчә хоккей ярышы узды. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. 2 периодтан соң исәп безнең файдага 2:1 белән бетсә. 3 период безнең "Алмас" командасының җиңелүе белән тәмамланды.
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Олы Мишә урта мәктәбендә “Нюрнберг. Хәтер көне” дигән темага 9-11сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате узды. Бу дәрестә укучылар сугыш турында документаль фильм карадылар. Фильм беркемне дә битараф калдырмады, укучылар чын мәгънәсендә фашизмның асылын аңладылар. Сугышлар беркайчан да булмасын!
5 февраль көнне районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән “Туган җирем- Теләче” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале старт алды. Аны беренчеләрдән булып Алан авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде. Фестивальдә 5 яшьтән 55 яшькә кадәр булган һәм аннан да югары яшьтәге авылдашлар катнашты. Төрле номинацияләрдә чыгыш ясаган үзешчән артистларыбызның чыгышын тамашачы җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде.
Телэче сэнгать мэктэбенен хореография булегенэ йоруче балалар район мэдэният житэкчесенэ узлэренен эзерлеклэрен курсэттелэр. Житэкчебез Давыт Солтангэрэй улы зур жинулэргэ ирешер очен ныклап эзерлэнергэ, сынатмаска дигэн телэклэрен житкерде.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә атна дәвамында теннис ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышта 7 команда катнашты. Нәтиҗәдә 10 сыйныф 1 урын, 11 сыйныф – 2 урын, 5,7 сыйныфлар – 3 урын, 4 сыйныф – 4 урын яуладылар. Котлыйбыз җиңүчеләрне!
5 февральдә Максабаш башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гаязетдинова Әлфия Имаметдин кызы “Ел укытучысы” республика конкурсныж район турында катнашты. Ул 3 сыйныфта әдәби уку фәненнән “Эшең барып чыкмаса, гәепне үзеңнән эзлә” исемле мастер класс күрсәтте. Дәрес Сингапур структуралары һәм ФДББС.
5 февраль көнне Үзәк урта мәктәбендә “Ел укытучысы-2016” конкурсының муниципаль туры үтте. География укытучысы Э.Р.Казакова уңышлы чыгыш ясады. “Кешелек дөньясында глобаль проблемалар дигән чыгыш жюри тарафыннан югары бәяләнде.