Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Олы Мишә урта мәктәбендә “Нюрнберг. Хәтер көне” дигән темага 9-11сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате узды. Бу дәрестә укучылар сугыш турында документаль фильм карадылар. Фильм беркемне дә битараф калдырмады, укучылар чын мәгънәсендә фашизмның асылын аңладылар. Сугышлар беркайчан да булмасын!