Монда авыл тарихына, Шармыш атамасының килеп чыгышына кагылышлы хатирәләр яңартылды. Китапханәгә килүчеләр Шармыш авылында күмелгән П.Г.Пятницкийның тормыш юлы, аның Россия архитектурасын үстерүгә керткән өлеше турында да мәгълүмат алдылар.
Әлеге чараны Алан җирлеге мәдәният учакларының иҗат көчләре "Хезмәт һәм иҗат бәйрәменә "әверелдерде. Хезмәт кешеләренә багышланган һәр чыгыш алкышларга күмелде.
Зур концерт – тамашада балалар да, яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә катнашты. Сәхнәдә туган авыл, туган як темасы өстенлек итте, татар халык җырлырын, милли биюләребезне тамашачы кайнар алкышларга кумде. Тамашабызда, тарих белән бәйләп, язучыларыбыз әсәрләрендә урын алган данлыклы “Теләче базары” куренеше дә урын алды. “Аулак өй”дә егетләр-кызлар гореф-гадәтләрне яңартты. Шулай ук гармунчылар чыгышы да, гаилә ансамбле дә мактауга лаек булды.
Февраль ае «Хәрби- патриотик айлыгы». Шул уңайдан 5 сыйныф укучылары “Илне сакларга әзер бул!” темасына җыен үткәрде. Җыенны, түгәрәкләнеп басып, бер-берсен сәламләүдән башладылар. Чара куелган максатларга туры килерлек итеп оештырылды. Укучылар җыенда теләп катнаштылар. Алар сугыш батырлары, герой-пионерлар турында мәгълумат тупладылар, үзләренең уй-фикерләрен җиткерделәр. Кәгазьдән сугышта катнашкан самолетны тәсфирладылар. Соңыннан нәтиҗә ясалды. Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләнде һәм коллективта дуслык мөнәсәбәтләре ныгытылды.
5 нче февраль көнне Теләче районы мәдәният йортында Алан авылы җирлегенең иҗат көчләре районыбыныз оешуына 25 ел тулуга багышлап иглан ителгән "Туган җирем -Теләче" район иҗат фестивале кысаларында зур концерт белән чыгыш ясады. Әлеге чыгышта барысы 100 гә якын кеше - аерым башкаручылар,Алан урта мәктәбенең хор коллективы,"Илкәэем"вокаль ансамбле,"Сүнмәс дәрт","Шома бас" бию төркемнәре,"Ядкарь","Умырзая","Сөенче" фольклор иҗат төркемнәре,"Садугачым"халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясады. Һәр чыгыш тамашачыларның күңеленә бик хуш килеп,көчле алкышларга күмелде.
Балалар иҗат үзәгенең “Алтын куллар” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Музафарова Сөмбел Юлдаш кызы җитәкчелегендә, “Үз кулларым белән ясалган могҗиза” дигән тема астында кул эшләреннән торган күргәзмә оештырдылар. Күргәзмәдә укучыларның үз куллары белән иҗат иткән төрле материаллардан һәм төрле техника кулланып эшләнгән кызыклы һәм үзенчәлекле иҗади эшләре белән танышырга була иде.
Ачы авыл китапханәсендә "Татарстан мой край родной" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.
Ярышларның А группасына керүче республиканың 24 муниципаль берәмлеге арасында Теләче районы да бар иде. Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре спортның 11 төрендә көч сынаштылар: җитәкчеләр арасында чаңгы ярышы, чаңгы эстафетасы, “Күңелле стартлар”, өстәл теннисы, турникта тартылу, шорт-трек, дартс, шахмат, волейбол һәм канат тарту. Теләче районы командасы спорт төрләре буенча түбәндәге призлы урыннарга лаек булды:
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 18,9 кг. туры килэ, Нирус ҖЧҖ 1 сыерга 17,9 кг. туры килэ, Алан ҖЧҖ, барлык савылган сөте 10390 кг.,1 сыерга 16,8 кг. туры килэ. Район буенча бу курсэткеч 12,5 кг.туры килэ.
2016 елның 6 феврале көнне Алан хуҗалыгында 2015 ел эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов катнаштылар. Алан хуҗалыгы җитәкчесе һәм хәр тармак буенча белгеч 2015 ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Район башлыгы И.Ф.Зарипов алдынгыларга Мактау грамоталары һәм рәмәт хатлары тапшырды.